«Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, җимерекләр астында кешеләр булмаган.
«Яшел Үзәндәге җимерелү урынындагы эшләр 18.20 сәгатькә кадәр дәвам итте. Янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре кар массасы һәм төзелеш конструкцияләре өемнәрен сүтте, өч берәмлек инженер техникасы (төягечләр) җәлеп ителде. Эзләү эшләре тулысынча төгәлләнгән. Җимерекләр астында зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар табылмады», - дип билгеләделәр ведомствода.
Яшел Үзәндә булган хәл турында хәбәр бүген сәгать унберенчедә килде. Ачыкланганча, гадәттән тыш хәл склад түбәсендә күп күләмдә кар җыелу аркасында килеп чыккан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез