Бу хәл ВДНХның “Дом детства” бинасында булган.
Мәскәүдә ВДНХ территориясендә “Дом детства” бинасының түбәсендә янгын чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгынның сәбәбе – яшен сугу, дип яза “KazanFirst”.
Бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләр әйтүенчә, бинадан кешеләр үзләре чыккан.
Янгын чыккан урында коткаручылар эшли. Зыян күрүчеләр турында мәгълүматлар әлегә юк.
Россия МЧС хәбәренә караганда, янгын 110 квадрат метр мәйданда сүндерелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез