«Яшисем килми»: Казан метросы поезды астына егылган үсмернең кем икәнлеге мәгълүм булган

Фаҗига бүген көндез “Кремль” метро станциясендә килеп чыккан.

Бүген көндез Казанның “Кремль” метро станциясендә коточкыч хәл булган. Анда бер үсмер поезд астына эләккән, дип яза “KazanFirst”.
Агентлык үз чыганакларына таянып хәбәр иткәнчә, егеткә – 17 яшь. Лобачевский исемендәге лицейда укый. Поезд астыннан тартып чыгарганда, “нигә болай эшләдең?” – дигән сорауга, “яшисем килми”, дип белдергән.

Сүз уңаеннан, узган елның май аенда “Кремль” метро станциясендә һәлак булган үсмернең дә шушы лицейда укыганлыгы мәгълүм.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре