Эфир бүген, 16 февральдә, 17:30 сәгатьтә узачак. Фикер алышуның төп темасы - балалар ялын оештырганда ришвәтчелек очракларын профилактикалау.
Спикерлар балалар лагерьларына юлламаларга гариза бирү, бәяләр һәм ата-аналар өчен ташламалы шартлар турында сөйләячәк. Тамашачылар туры эфирда сораулар бирә һәм тавыш бирүдә катнаша алачак.
Программада шулай ук ТР Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт идарәсе бүлеге мөдире Равия Шрша, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, «Лето» республика үзәге директоры Нина Шимина катнаша.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез