Газетага язылу

Яшьләр көнендә эш сайлап алырга була

27 июньдә, Яшьләр көнендә «УРАМ» паркында «Казанда һөнәри үсеш юлы – Карьера в Казани» мәйданчыгы тәкъдим ителә. Биредә яшьләр шәһәр компанияләре белән таныша, урында ук эш бирүчеләр белән аралаша ала.

Моннан тыш стендап-комик Самвел Гиновян чыгышын карау мөмкинлеге дә бирелә. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова сөйләде.

Аның сүзләренчә, «Казанда һөнәри үсеш юлы» мәйданчыгы HeadHunter компаниясе белән бергә Казан мэриясе тарафыннан оештырыла һәм ул көн буе, иртәнге 9:30 дан кичке 20:00 гә кадәр эшләячәк. Әлеге чара һөнәри квест форматында шәһәр компанияләре белән танышырга мөмкинлек бирә. Ирина Бочкова әйтүенчә, катнашучылар төрле станцияләр аша узып, үзләренә йөкләнгән сынау бурычларын үтәп, кирәкле күнекмәләр алачак. «Һөнәри үсеш урыны» мәйданчыгында эш бирүчеләр белән аралашырга була. Теләге булган һәр кешегә моның өчен 20 минут вакыт бирелә. Консультацияне HeadHunter компаниясе белгечләре, мэрия вәкилләре үткәрә.

Сәгать иртәнге 9:30 дан кичке 17:30 га кадәр мәйданчыкта һөнәрләр буенча квест оештырыла. Катнашучылар эш бирүчеләр тарафыннан куелган чын биремнәрне үтәп, күнекмәләр җыелмасын туплый ала. Һәр күнекмә аерым бер һөнәрне аңлау өчен каралган биремнәрдән тора, ди оештыручылар. Көндезге сәгать бердән Казанның яшь дизайнерлары махсус киемнәргә кагылышлы «Һөнәр» дизайн-бәйгесендә эшче һөнәрләре өчен тегелгән заманча кием проектларын тәкъдим итәчәк. Иң яхшы эшләр мода чыгышлары кысасында күрсәтелә.

Һөнәри үсеш юлы темасына стендап-комик Самвел Гиновян катнашындагы «Эш турында гайбәт» тамашасы чараның төп бизәге булыр дип көтелә. Теләге булган һәр кеше чарага теркәлгәннән соң кушыла ала. 19 июньгә кадәр дәвам иткән «Казанның эш бирүчеләре: яшьләр сайлавы» бәйгесенең нәтиҗәләре бәйрәм барышында аерым игълан ителәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: 100 дән артык компания арасыннан 76 эш бирүче финалга узган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре