30 апрельдән 2 майга кадәр Мәскәүдә “Project818 Russian Dance Championship 2023” дигән бию буенча чемпионат үткәрелә.
Анда катнашучыларны чит илләрдән килгән жюри әгъзалары: хип-хоп буенча дөнья чемпионнары – Филиппиннан “A Team” командасы җитәкчеләре һәм Франциядән танылган хореограф Jerky Jessy бәяләячәк.
Проект яшьләрне сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итү, берләшүгә, ватанпәрвәрлек, үзара ихтирам–хөрмәт рухында тәрбияләүгә ярдәм итү максатында булдырылган.
Чемпионатта катнашу турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән ТАНЫШУ ӨЧЕН WWW.project818.com/files/rdc23-rules.pdf сылтамасы аша узарга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез