Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының комитет каршындагы Экспертлар советы белән уртак утырышы узды. Депутатлар анда җәмәгать судьяларын сайлау өчен кандидатураларны карады, республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең этил спиртын җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү буенча эш йомгакларын, шулай ук бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карады.
Моннан тыш парламентчылар IV кварталга комитетының эш планы белән таныштырылды. Утырышны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров үткәрде.
Җәмәгать судьяларын сайлау өчен Айгөл Фәхретдинова (Казанның Совет районы 8 нче суд участогы) һәм Ринат Нигъмәтуллин (Чаллы шәһәренең 7 нче суд участогы) кандидатуралары тәкъдим ителде. Алабуга районы буенча 2 нче суд участогына җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару отставкадагы судья Әлфия Шәфигуллинага (1 еллык срокка) тәкъдим ителде.
Парламентчылар комитет утырышында алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сатуга контрольлек мәсьәләсен дә карады. Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов билгеләп үткәнчә, узган елдагы белән чагыштырганда, бу өлкәдә закон бозу очраклары кимегән. Шулай да аның әйтүенчә, “лицензиясез” хәмер сату очраклары арткан. Быел беренче яртыеллыкта 11 шундый очрак билгеләнгән. Узган елның шушы чорында исә 7 очрак ачыкланган булган.
Комитет утырышында бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында республика законының 12 нче статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты буенча фикер алышу булды. Документа бушлай юридик ярдәм алу хокукына ия булган ятимнәрнең категорияләре тәгаенләштерелгән. Хәзер 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге ятимнәр (уку чорында) законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга бәйле мәсьәләләр буенча бушлай юридик ярдәм алу мөмкинлегенә ия булачак.
Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез