Адәм заты эш белән мавыгып киткән арада кар астыннан чыккан дүрт аяклы «дуслар» да үз эшенә кереште. Тычканлы-талпанлы чорда ничек сакланырга? Татарстанда тычкан бизгәге эпидемиясе куркынычы бармы?
Яңа инфекцияләр чорына кереп барабыз. Табигать күзгә күренмәс куркынычлар чыганагына әйләнә. 2026 елның өч аенда Татарстанда тычкан бизгәге йоктыруның 57 очрагы теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда авыручылар саны артмаган үзе. Әмма сөенергә иртәрәк әле.
– Россиядә бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авыручыларның 89 проценты Идел буе федераль округы территориясенә туры килә. Татарстанның бөтен территориясе – бизгәк авыруының табигый чыганагы, дияргә була. Вирус кимерүчеләр белән турыдан-туры элемтә һәм һава-тузан юлы аша йога, – дип кисәтте матбугат очрашуында Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Тычкан-күселәрнең активлашуын авылда яшәүчеләр дә, шәһәр халкы да сизде. Балтач районында яшәүче Филүзә Низамова зыянын тоярга да өлгергән инде.
– Бөтен газонны сукалап чыкканнар диярсең. Җылыда рәхәтләнеп үрчегәннәр быел, дигән сүзләр ишетелде шул. Нигезне тишеп йөргәннәр, шул юлларыннан идән астына су агып кергән, – ди Филүзә.
Бакча йортлары, дачалар күп булган Питрәч, Лаеш һәм Биектау районнарында тычкан бизгәге йоктыру куркынычы аеруча зур икән. Шул ук вакытта Казанны да бу исемлектән төшереп калдырырга ярамый. Башкалада яшәүчеләр узган атнадан бирле чүп контейнерлары торган урыннарны күсе басудан зарлана.
– Чүп ташларга да куркыныч. Балаларга якын да килмәскә кушам. Терсәк буе күселәр йөгереп йөри. Алар өстеңә сикереп, тешләп алырга да күп сорамас. Бер көнне лифтка кереп барган тычканны күрдем. Аллага тапшырган, – ди башкаланың Вишневский урамында яшәүче Әдилә Гарипова.
Фатих Әмирхан урамында яшәүче Ленар Гайфетдинов кыш буе йөрмәгән машинасын яз көне сатарга ниятли. Капотны ачса, шакката.
– Оя корып, проводларны кимереп бетергәннәр. Шушында кышлаганнар, күрәсең. Бала чыгарып ятканнар. Бу машинаны сатып булмас инде дигән уй килде хәтта. Себереп чистартып, ремонтка кертеп, юып сатып җибәрдем үзе. Авылда үсеп тә андый хәлне күргән юк иде әле, – ди күпбалалы гаилә башлыгы.
Инфекциянең артуына юл куймас өчен хәстәрен алдан күрәсе. Геморрагик бизгәккә юлыкмауның чарасы бер генә – саклану. Аңа каршы прививка юк. Шәһәр читендәге йортка, дачага килгәч, хлорка һәм дезинфекция чаралары кулланып, бөтен җирне, шул исәптән подвалны, чорманы да юып чыгарыгыз. Ишегалдында, участокта ауган, корыган агачларны, үләннәрне җыеп алыгыз. Иске азык калдыкларын ташлагыз, ризыкларны яхшылап ябыла торган капкачлы савытларда саклагыз.
– Бөер синдромлы геморрагик бизгәкнең инкубация чоры ике атнага якын дәвам итә. Беренче симптомнары ОРВИны хәтерләтә, температура күтәрелә, баш авырта. Үзенә генә хас симптомнар юк. Авыруның башлангыч этабыннан соң дүртенче-бишенче көндә бөерләр сиздерә башлый – бил авырта, бәвел күләме кими, аның төсе үзгәрә. Тиредә геморрагик сыеклык барлыкка килергә, шулай ук күрү сәләте бозылырга мөмкин, күз алды томанланган кебек тоела. Шуннан соң тәүлеклек бәвел күләме арта. Аннары организм әкренләп рәткә килә, тик кеше барыбер хәлсезлек кичерә, – дип, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хәертынов куркыныч авыруның билгеләрен санады.
Әмма авыруның барлык очраклары да алай шома үтми, үлем куркынычына китерүче өзлегүләр дә була. Инфекция кешедән кешегә күчми, ләкин дәвалану өчен йогышлы авырулар хастаханәсенә бару зарур.
Тычканнар янында талпаннар барлыгын да истән чыгарасы түгел. Татарстанда беренче талпан кадалу очрагы быел 25 мартта ук теркәлгән иде инде. Узган атнага булган мәгълүмат буенча, талпан кадалудан зарланып, республика хастаханәләренә 35 кеше мөрәҗәгать иткән. Узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек азрак бу.
Тычкан бизгәгеннән аермалы буларак, талпан энцефалитыннан прививка саклап кала ала. Узган ел инфекциядән 7200 кешегә вакцина ясалган. Быел 6427 кешегә прививка ясату планлаштырыла. Миңа тимәс әле, дип уйлыйбызмы, барып ясату мәшәкате куркытамы – бүгенгә план 42 процентка гына үтәлгән әле.
Вакцинациягә килгәндә, аның сезоны инде октябрьдә үк башлана һәм өч этаптан тора. Соңга калучылардан булсагыз да, әлегә ашыгыч прививкаларны ясатырга өлгерәсез. Ул ике этаптан гына тора, ике атна аралыгында ясала. Өченчесен барыбер 9 айдан ясату зарур. Шулай эшләгәндә, сезгә 3–5 ел энцефалит янамый дигән сүз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез