Газетага язылу

Туклык чире: һәр дүртенче кеше симерүдән интегә

Симерәбез, җәмәгать. Бүген илдә яшәүче һәр дүртенче кеше әнә шул чирдән интегә, 60–70 проценты – симерү чигендә. Ни кызганыч, балаларга яный бу куркыныч.

Тормыш җиңеләйгән саен, хәрәкәт кими, ашауның рәте дә, сыйфаты да юк, балыклы пәнҗешәмбеләр тарихта калып бара, стресстан йокы кача. Тормыш куа торабыз, сәламәтлек көймәсе комга терәлә тора. Симерүнең сәбәбен, ябыгуның иң нәтиҗәле ысулларын белгечләр белән эзлибез. Җәйгә нибары бер ай калды!

Хәер, куркытырга ашыкмыйк әле. Ә бәлки сез «норма» кысаларына керәсездер. Авырлык индексын (индекс массы тела – ИМТ) санап карагыз. Моның өчен авырлыкны буегызның квадратына бүлегез. Килеп чыккан сан 19–25 күрсәткече аралыгында булса, борчылырлык урын юк. 26–30 булса, симерү алды халәте инде бу. 30 дан артып китсә, сез инде симергәнсез.

– Мин ул авырлык индексының нормаль күрсәткечләреннән 20 ел элек чыгып киттем инде, – ди Ләйсән. Исемен үзгәртеп бирүне сорый. Үзе хыялланган фигурага ирешер өчен, операциягә үк барып җиткән ул. – Әти белән әни дә алай ябык кешеләр түгел. Нәселдән, дип йөргән идем. Эшем дә утырып тора торган түгел бит инде, җәяү дә күп йөрим. Ничә тапкыр ябыгырга тырыштым. Профессор булдым инде бу өлкәдә. Ябыгу марафоннары, төрле БАДлар, шәхси тренировкалар аша уздым, диетологлар белән эшләдем, анализлар биреп, гормоннарны тикшерттем. Хәзер халык теленә кергән ябыктыра торган уколларны да кадатып карадым. Алары кесәгә суга, кадаган саен дозировкасын арттырырга, күбрәк күләмдә кадатырга кирәк. Атна саен 25 мең сумлык укол кадатырлык хәлем юк. Туктарга туры килде. Тагын да ныграк тазардым. Авырлыгым 110 кг булгач, ашказанын кечерәйтү операциясенә кердем. Ярты елда 46 килога ябыктым инде.

Бу ысулны кулланучы блогерларны да күреп торабыз. Акчаң булса, синең исәптән ябыгырга ярдәм итүчеләр табыла анысы. Әмма файдасы тияме әле, юкмы? Нәтиҗәсе булмады, дип акчаңны кире кайтарып бирмиләр. Тамагыңа хуҗа була белмәсәң, югалткан килограммнар дусларын ияртеп әйләнеп кайта. Ябыгуның юлы бер инде аның – ашамаска, дияр берәүләр. Ипине дошман иттек, сөт ризыкларыннан йөз чөердек, шикәрне алмый башладык. Әмма күп ашауда гына микән гаеп? Әби-бабайлар иписез ашамаганнар югыйсә.

Невролог, нутрициолог, остеопат, медицина фәннәре кандидаты Миләүшә Сабирова фикеренчә, бүгенге туклану рәвешен әби-бабайлар буыны белән чагыштыра торган түгел. Гадәтләрне югалтабыз.

– Симерү – гасыр чире ул. Әле дә хәтерлим: олы буын яшәгән төп йортта ашау һәрвакыт бер режимга көйләнгән иде. Иртәнге, төшке, кичке ашның төгәл вакыты бар, араларында ике тапкыр чәй эчәләр иде. Кичке аштан соң өстәл янына килү юк, ризыкны җыеп алып куялар, – ди Миләүшә Сабирова. – Бүген без менә шул режимны югалттык. Бераз гына карын ачкан кебек тоелса да, адым саен ашап алу җаен табарга була. Эшкә килгәндә үк кофе эчү тренды барлыкка килде, аны урамда күтәреп йөреп эчә башладык. Янына берәр тәм-том да өстәлә. Кеше гел ашауда хәзер. Элеккеге авылча туклануга әйләнеп кайтсак, ите дә, сөте дә, мае да үзенеке булган, оны да югары сортка кадәр эшкәртелмәгән. Ә хәзер без күбесенчә тиз эшкәртелә торган углеводлар белән тукланабыз.

Бөтен әйбер тиз кирәк. 20 минутлык геркулесны 3 минутта пешә торган солы боткасы алыштыра. Югыйсә сайлау мөмкинлеге дә бар, әмма күпчелек кеше барыбер көндәлектә токмач, бәрәңге, бутерброд ашый. Ныгыттырып ашаганнан соң шулай ук эшләү, физик активлык та җитми хәзер. Машинада чабабыз, автобусны сайлыйбыз, ике тәгәрмәчкә менеп басабыз. Мәзәк, әмма фитнес үзәгендә «дорожка»да йөгерү өчен, фәлән чакрым транспортта барабыз. Тәлинкәгә күз салыйк. Нәрсә ашарга яратабыз икән?

Росстат мәгълүматлары буенча, илдә яшәүче бер кеше елына 29,2 кг шикәр ашый. Тәүлегенә 80 грамм дигән сүз. 2022 елгы саннар буенча, атланмайны тиешле нормадан 90 процентка, каймакны 95 процентка күбрәк ашыйбыз. Тозны хатын-кызлар тиешле нормадан 2 тапкыр күбрәк ашаса, ирләр бу күрсәткечне дә уздырып куллана икән.

Гомумән, итне, хайван майларын ярата безнең халык, ә менә яшелчә һәм җиләк-җимеш куллану тулаем кими. Болай ашауны дәвам иттерсәк, симерү һәм шуңа бәйле 2 типтагы шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары патологиясе, буыннарга тоз утыру кебек авырулар ишек кагасын көт тә тор. Тагын берничә кызыклы мәгълүмат. Авыл кешесе шәһәр кешесеннән 1,2 тапкыр юанрак икән. Гомер-гомергә эшләп яшәгән, физик хезмәт куйган авыл халкына да эш куәте, хәрәкәт җитми, күрәсең.

Татарстанда, бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр арасында симерү белән авыручылар санының тотрыклы артуы, шулай ук артык авырлыктагы халыкның күп булуы күзәтелә. Җидедәге – җитмештә. Казанның 2 нче татар гимназиясендә 19 ел балаларга физкультура укытучы Бакый Хәбибуллин шундый фикердә.

– Сугыш елларында әби-бабаларыбыз ак ипи генә ашап яшәргә хыялланган булса, без – хәзер менә шул тормышта яшәүче буын. Әмма аның файдасы гына ташка үлчим. Ачтан үлү куркынычы юк, киресенчә, чирләр дөрес туклана белмәүдән чыга. Олыларга гына түгел, балаларга да хәрәкәт җитмәү күзәтелә хәзер. Элек физкультура дәресе атнага 3 тапкыр керә иде. Кызганыч, аны ике тапкырга гына калдырдылар. Ел буена 34 сәгать югалтабыз дигән сүз. Барлык гадәтләр, шул исәптән туклануга, спортка карата мөнәсәбәт балачактан салына, – ди укытучы.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча 2024 елда республикада симерүдән халыкның 3 проценты (125 000 кеше) азапланган, ә 7–10 проценты артык авырлыктан интеккән. Россиядәге уртача күрсәткечләрдән кимрәк булса да, бу саннар республика табибларында җитди борчулар тудыра. Күпләр симерүнең башлангыч стадияләрендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итми. Шуны исәпкә алганда, чынбарлык күпкә җитдирәк булырга мөмкин. «Безнең нәселдә бөтен кеше таза», – дип кенә аклану да дөрес түгел.

– Генетика метаболизмга, аппетитка, туену хисенә һәм май туплауга йогынты ясый. Кайбер кешенең организмы калорияләрне тизрәк, икенчеләрнеке акрынрак яндыра. Шуңа күрә барысына да генетикага сылтау уңайлы булыр иде. Бу безне җаваплылыктан азат итә кебек. Ләкин һәр кешенең үз авырлыгының шактый өлешен контрольдә тоту мөмкинлеге бар. Яшәү рәвешен, туклану культурасын үзгәртергә һәм үз-үзеңне тәртипкә салу белән шөгыльләнергә беркайчан да соң түгел, – ди РКБ поликлиникасының табиб-эндокринологы Регина Сәхибуллина. – Генетика башлангыч позицияне билгели, әмма ахыргы нәтиҗә сезнең яшәү рәвешенә бәйле. Җиңел юлларга ышанырга кирәкми. Уңышлы нәтиҗә өчен вакыт һәм көч кирәк.

Гадәттә, иң авыр тоелган юл иң үтемлесе була да инде. Медицина никадәр алга китеп, нинди генә яңа ысуллар уйлап чыгарса да, табиблар әле дә төп кагыйдәләргә йөз тота. Нәфесне тыясы да, җәяү йөрисе, тиешле вакытында йоклыйсы. Әмма сабырлык бер айлык марафоннарга, тылсымлы БАДларга, май яндыра торган уколларга гына җитә. Гадәт китә, чир кала...

Илдус Лотфуллин, табиб-педиатр, медицина фәннәре кандидаты:

– Симерү – генетикага бәйле бер хасталык, чир булса да, проблема анда гына түгел. Кешенең генетикасы үзгәрми бит, ә симерүчеләр арта. Күрсәткечләр соңгы елларда гына да 3–4 тапкыр артты. Гаепләү, оялту позициясен яратмыйм мин. Һәр кеше комфорт эзли, бу – гадәти күренеш. Симерү өчен 3 төрле фактор җаваплы: туклану, хәрәкәт күләме һәм тормыш рәвеше.

1. Симерүнең төп сәбәбе – туклану. Аны үзгәртмичә, артык авырлыктан котылып булмый. Дөрес туклану гына түгел, ашау гадәтләре дә мөһим. Иртәнге ашны ашамау, капкалап йөрү, еш кына кафе-рестораннарда туклану авырлыкны арттыра.

2. Хәрәкәт җитмәү бүгенге тормыш тизлегенә бәйле. Әллә нинди зур рекордлар турында сүз бармый. ВОЗ критерийлары буенча, 18–65 яшьлек кешегә атнасына 150–300 минут интенсив хәрәкәт кирәк (ял көннәрен санамасак, көн саен кимендә 30 минут була инде). Эштән соң йөреп кайтудан булса да башлагыз. Тик шунысын истә тотарга кирәк: спорт симерүдән коткармый. Марафон йөгереп, авыр штангалар күтәреп тә зур корсаклы булып калган кешеләр бар. Беренче урында барыбер туклану булырга тиеш.

3. Тормыш рәвеше дә симерүгә нык тәэсир итә. Йокы җитмәү – бик мөһим фактор. Гаиләдәге ашау культурасын да исәпкә алырга кирәк. Гомумән, янәшәдәге кешеләрегезгә күз салыгыз. Сәламәт тукланучы, сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар янында артык килолар да кими башлый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре