Яздан чыгу
Татарстан Гидрометеоүзәге шторм кисәтүе игълан итте: республикада уртача һава температурасы нормадан 9–11 градуска югары. Май түгел, ә җәй уртасы диярсең. Атна башында термометр баганасы 33 градус җылы күрсәтте. Һава торышы бер гасырлык рекордны яңартты. Белгечләр, мондый яздан соң тагын да эссерәк җәй килергә мөмкин, дип тә кисәтә. Хәер, табигатьнекен белеп бетереп булмый. Соңгы еллардагы карлы, салкын май бәйрәмнәреннән соң бигрәк тә.
Быелгы майга машина юллары да чыдамады. Социаль челтәрләрдә автомобиль тәгәрмәченә уралып менгән асфальт катламы төшерелгән видео таралды. Татарстан автоинспекциясе эссе һава торышында ерак юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итә. Хәер, халык тизрәк су буена ашыга. Татарстанда яшәүчеләр 1 июньне көтеп тормыйча, комлыкларда кызыну сезонын ачты. Мәктәпләрдә дә кыздыра. Укучыларга дәресләргә костюм-чалбардан түгел, ә җиңелчә киенеп йөрергә рөхсәт иттеләр.
– Мондый һава торышы киң колачлы һәм тотрыклы антициклонга бәйле. Ул шактый вакыт республика территориясендә торды, җылынды һәм безгә әнә шундый югары температура күрсәтә, – диде бу уңайдан Татарстан Гидрометеоүзәгенең бүлек җитәкчесе Ирина Трущина.
Чәчәк кенә түгел
Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында яшәүче Илдус Вәлиуллов мондый язга сөенә генә. Дистә елга якын ныклап торып бакчачылык белән шөгыльләнә ул. Җылы як җимешләре – шәфталу һәм абрикос үстерә.
– Бакчаның бик матур вакыты – шәфталу чәчәк атты. Яз да сөендерде: бу көнгә кадәр артык суыклар булмады. Югыйсә алдагы елларда бер кат җылытканнан соң, көннәр кинәт суытып җибәреп, агачларның чәчәкләренә зыян килгән чаклар булды. Быел бездә кышын 38 градуска кадәр суыклар күзәтелде. Шуңа күрә шәфталу һәм абрикосларга бераз зыян килде. Шулай да, елына күрә уңыш мул булыр, дип өметләнәм. Яшь үсентеләр әйбәт кышлады. Җылы көннәр аларга файдага гына, матур гына үсеп киттеләр. Киләчәктә алар да мул уңыш бирер дип өметләнәм. Ә артык эссегә килгәндә, көннәрнең бу кадәр кыздыруы бик үк әйбәт түгел. Корткычлар иртә кузгала мондый язда, кайбер куакларда гөблә күренә башлады инде, – ди бакчачы.
Эссе язның зыяны турында Россия Авыл хуҗалыгы үзәге федераль учреждениесенең Татарстан филиалы җитештерү бүлеге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова да әйтте.
– Көннәр кыздырып торганда бакчадагы үсенте-агачларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Табигать ул барыбер үзенекен итә. Агач-куакларның төп эше – максималь күләмдә уңыш биреп калдыру. Быел исә алар кинәт кенә чәчәк аттылар. Өч көн эчендә алмагач та, чия дә шау чәчәккә күмелде. Ә яфраклары артык үсеп китә алмады. Мондый һава торышы кеше өчен дә стресс, үсентеләр өчен бигрәк тә, – ди белгеч.
Айгөл Габдрахманова әйтүенчә, яшь агачларга куркыныч яный. «Бу көннәрдә һава торышы 30 градус эсседән артып китте. Кояш астында исә ул 37 градуска кадәр җитте. Шуңа күрә ачык урында утырган яшь агачларга янкорма ясап, аларны күләгә астына кертергә киңәш ителә. Чөнки эсседә агачларның тамыр системасы начар эшли», – ди ул.
Шау чәчәктә утырган алмагачлар мул итеп җимеш бирәчәк, дип сөенергә дә ашыкмагыз.
– Алмагачлар бик матур итеп чәчәк атып утырырга, ә уңыш начар булырга мөмкин. Әгәр аларны апрель аенда ашларга өлгермәгәнсез икән, хәзер һава температурасы бераз төшкәнче бу эшне кичектереп торырга кирәк. Чөнки мондый эсседә тамыр системасына ашламаны үзләштерү авыр. Аннары синтетик ашламалар тискәре нәтиҗә бирергә дә мөмкин. Һава температурасы 35 градустан артып киткән очракта серкәләндерүчеләр – шөпшәләр, бал кортлары сирәк оча. Шуңа күрә чәчәкләр стерильләшә, ягъни буш чәчәккә әверелә. Иң мөһиме – күп итеп су сибәргә һәм, әлбәттә, кайрыларын сакларга, ягъни агартырга кирәк. Әйтүләренә караганда, яңа утырткан үсентеләрне кәүсәсе 5 сумлык акча калынлыгына кадәр җиткәнче агартмасаң да ярый, – ди Айгөл Габдрахманова.
Җәйне көткәндә...
Казан дәүләт аграр университеты доценты Айсылу Мостафина әйтүенчә, быелгы май аномаль түгел. «Һава торышы атмосфера циркуляциясенә, ягъни һава массаларының агымына, аның йөрешенә бәйле. Безгә антициклон килде һәм көньяктан кызу һава алып килде. Шуңа күрә хәзер эссе. Тик атмосфера циркуляциясе төрле. Антициклоннан соң циклон киләчәк һәм ул явым-төшемле, салкынча һава торышы алып киләчәк. Быелгы май аномаль түгел. Климатик норма ул – уртача күрсәткеч. Быел яз эссе, киләсе елга салкын булырга мөмкин», – ди белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез