Газетага язылу

Хәзер кибет үзе килә, барып йөрисе дә юк: «ВТ» журналисты тәгәрмәчле хезмәтләрне барлады

Күңел ачтыралар, укыталар, кирәк-ярак саталар. Күчмә клуб, китапханә, кибетләр кечкенә авылларга үзләре килә. Сала халкының сәламәтлеген дә мобиль сырхауханәләрдә тикшерәләр. Киләсе елдан илдә күчмә даруханәләр дә эшли башлаячак. Тәгәрмәчле хезмәтнең асылы нәрсәдә?

Хәзер кибет үзе килә, барып йөрисе дә юк: «ВТ» журналисты тәгәрмәчле хезмәтләрне барлады
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Автоклуб

Зәй районында ике автоклуб бар. Алар 40 лап кечкенә авылга хезмәт күрсәтә. Шулай ук шәһәр халкына да бәйрәмнәр оештыра.

– Кечкенә авылларда җәй көне авыл көннәре уздырабыз. Анда күбрәк өлкәннәр яши. Алар безне көтеп тора. Кайчан киләсебезне алдан әйтеп куябыз. Апрель аенда Мәлемдә Пасха үткәрдек. Быел 9 Майга өлкәннәргә күчтәнәчләрне дә таратып өлгердек инде. Күптән Яңа Мәлемдә яшәүче Нәҗибә апа Ахунованы юбилее белән котлап кайттык. Анда клуб та, кибет тә юк. Нәҗибә апаның өендә үзебезне клубтагы кебек хис итәбез. Авыл халкы тамашаларны яратып карый. Уеннарда катнашалар, бииләр, җырлыйлар. Аларга гармун тавышы да тансык бит. Авыл җирлекләре башлыклары да, килегез, дип чакыра. Махсус сәхнәбез юк үзе. Әмма халыкның күңелен күтәрә, рухи азык өләшә беләбез, – ди Зәй районындагы автоклуб мөдире Сиринә Хөснетдинова.

Кәдектә нибары дүрт кеше яши. Барысы да –  ир-атлар.

– Безгә автоклуб та, автокибет тә килеп тора. Яхшы мөнәсәбәттә булганнары өчен рәхмәттән башка сүз юк. Үзләрен сөенеп көтеп алабыз. Җырламыйбыз, биимибез, әмма рәхәтләнеп тамаша карыйбыз, – ди 59 яшьлек Илшат Нигъмәтуллин.

Күчмә китапханә

Балык Бистәсенең Зәңгәр Күл авылының йортлары күп булса да, яшәгән кешесе 80 гә генә җыела. Кырыклап йортта тормыш көтәләр. Мәктәбе, клубы, китапханәсе күптән ябылган. Шулай да күрше Күгәрчен авылыннан күчмә китапханә килеп тора икән. Китап, журналларны медпунктка китерәләр. Яшьрәкләр үзләре килеп алса, ә өлкәннәрнең өйләренә илтәләр.

– Китапларны айга ике тапкыр алып барабыз. Ике ара – 5 чакрым. Зәңгәр Күлдән 44 абунәчебез бар. Бүгенге заман өчен күп инде бу. Моннан тыш, укучылары Күгәрчен китапханәсенә язылган. Иң күп китап укучыларым – Миннебаян апа һәм Наил абый Зәйнуллиннар, Мөнирә апа Сәйфуллина. Аларга китапларны җиткереп булмый. Өйләренә дә чакыргалыйлар. Авылда халык китап укырга сусаган. Арада, китап исен иснәргә булса да чакырам, диючеләре дә юк түгел. Медпункттан башка социаль объект юк бит. Аларда почта да юк. Безнең китапханәгә килгән газета-журналлар белән танышып торалар, – ди Күгәрчен авылы китапханәчесе Гөлфирә Калиева.

Миннебаян апа үзе дә 36 ел китапханәче булып эшләгән икән. Шуңа күрә китапның тәмен яхшы белә ул.

– Мәктәп булганда балалар күп килә иде. Китапханә ябылганга 20 еллап бар инде. Китапны гаиләбез белән укыйбыз. Ирем Наил мине дә уздыра. Ул ферма мөдире булып эшләде. Ярыша-ярыша укыйбыз. Яхшыракларын мин тизрәк эләктереп калырга тырышам. Балалар кайткач, алар да алып китә. Китапханәчеләр берьюлы унар китап китерә. Газета-журнал укымыйча тора алмыйбыз, – дип елмая 77 яшьлек Миннебаян апа Зәйнуллина.

Күчмә кибет

Мөслим районының 50 кешелек Кызыл Яр авылының мәчете дә, клубы да бар, ә кибете ябылганга ун елдан артык. Автокибет атнага ике мәртәбә килеп тора.

– Нәрсә кирәк, шуны китерәләр. Әйберләрне капчыклап алганыбыз юк. Автокибет гел килеп торгач, борчылырга урын юк. Ипине өйдә пешерү юк хәзер, яңа пешкән күмәчне китереп торалар. Барысына да шөкер итәбез. Тик авыл уртасыннан уза торган олы юлның буенда берәр кибет, ягулык станциясе ачсалар, әйбәт булыр иде, – ди Миңнулла абый Абдуллин.

Балтач районының Югары Сәрдек авылы кешеләре дә кирәк-яракка тилмерми. Башта күрше мари авылына йөрсәләр, хәзер райпо кибете хезмәт күрсәтә икән. Авылда биш йортта 13 кеше гомер итә.

– Автокибет атнага бер мәртәбә килә. Машина урам буйлап кычкыртып узып китүгә барыбыз да билгеле урынга җыела. Килгәнен көтеп торабыз. Ипине бер атналык итеп алып калабыз. Туңдыргычта саклыйбыз. Яшелчә, җиләк-җимеше дә була. Оныклар кайта дип, тәм-том да алабыз. Сабыны, кер юа торган порошогы да бар. Кыскасы, бер атнага җитәрлек запас туплап куябыз. Автокибет булмаса, кая барыр идек? Килеп кенә торсын, – ди Наил абый Муллагалиев.

Апас егете Альберт Михайлов авылларга кирәк-яракларны китереп кенә калмый, үзе сата да. Унбер ел инде шушы хезмәттә.

– Кама Тамагы, Югары Ослан, Тәтеш районнарындагы авылларга йөрим. Аларның барысында да кибет бар. Бер авылга атнага бер килгәлим. Күбрәк ит продукцияләрен төяп барам. Кешенең акчасы бар, булмаса, алмаслар иде. Бәясе дә арзанрак, сыйфаты да яхшы. Еракка барып, эзләп йөрисе юк, – ди эшмәкәр егет.

Килеп алалар

Заготконтораларга да авылга барып хезмәт күрсәтү ят эш түгел.

– Элеккеге чүпрәкчеләр инде без. Әби-бабайлар шулай дип йөртә иде бит. Йон, тире, макулатура, пластик шешә, дару өчен чимал – барысын да җыябыз, – ди Баулы районының әзерләүләр конторасы җитәкчесе Флүр Миңнуллин. – Көз көне пай җирләре булган хуҗалыклардан бөртекле культуралар алып, эшкәртеп сатабыз. Тиренең бәясе бигрәк очсыз инде. Сыер тиресенең килосы – 5–10 сум, үгезнеке – 15–20 сум. Бер сарык тиресе 50 сум тора. Аны бик алмыйлар. Хәзер кеше сарык тиресеннән эшләнгән туннар кими шул. Сарык йонын 25 сумнан алабыз. Без килмәсәк, кеше тиреләрне чүплеккә генә ыргытачак. Халыкка файда булсын, дип йөрибез. Маллар аз инде. Элеккеге кебек 2–3 шәр терлек суймыйлар. Шуңа кыенрак. Дару үләнен халык та, мәктәпләр дә җыя. Себеркеләр дә бәйләтәбез. Каен бөреләрен дә җыйдыртабыз.

Рәмис Сафиуллов, Тәтеш районы башлыгы:

– Райпо системасында автокибетләр бар. ФАПлар төзибез. Киләчәктә күчмә даруханәләр дә булыр. Анысы да кереп китәр дип уйлыйм. Күчмә сырхауханәләр республикада безнең районда беренчеләрдән булып кереп китте. Авыл халкы өчен зур ярдәм дип саныйм. Әби-бабайлар читкә чыгып китеп йөри алмый бит. Анда бөтен белгечләр килеп, тикшереп, диагноз куялар. Диспансеризация дә үткәрәбез. Автоклублар юк. Клублар җитә, алар төзек. Анда чаралар үтеп тора. Аның каравы бездә фильмнар күрсәтеп йөри торган күчмә клуб бар. Һәр авылда кино күрсәтәләр.

Рәйханә Фәрхетдинова, Менделеевск районының үзәкләштерелгән клублар системасы директоры:

– Районда 34 авыл булса, шуның 21 ендә клуб эшли. Калганнары да рухи азыктан мәхрүм калмый. Бәйрәмнәр күбрәк урамнарда үтә. Халык чараларга йөри. Ике күчмә клуб бар. Берсе – автоклуб, икенчесе – агитбригада. Алар авылларга барып хезмәт күрсәтә, шәһәрдә үткәрелгән чараларда актив катнашалар. Клублары булмаган авылларда җыеннар үткәрәләр. Күчмә клублар үзе бер ярдәм төре инде ул. Акча эшләү мөмкинлекләре дә бар. Концертлар куялар. Бәясе 200 сумнан артмый.

Күчмә мунча

Казанда яшәүче Раил Гулумов автомунча тота. Өч ел инде шулай халыкка хезмәт күрсәтә.

– Кеше бит хәзер табигатьтә ял итәргә ярата. Без гадәттә елга буйларына йөрибез. Шулай ук яңа йорт хуҗалары да чакырта. Андыйлар әле мунча төзеп өлгермәгән була. Берәр бәйрәм уздырганда чакыралар, – ди Раил. – Еракка барып җитеп булмый. Юл чыгымнары күп. Гадәттә шәһәр тирәсенә, шулай ук Биектау, Яшел Үзән, Лаеш районнарына йөргәлибез. Мунчага 4–7 кеше керә ала. Бер тәүлеге 10 мең сумга төшә. Үзең алып китсәң, 5 мең сум гына түлисе. Утыны да, миллеге дә бар, – ди Раил Гулумов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре