Маллар кими, абзарлар бушый, көтүе булса да, көтүчесен табу зур бер мәшәкатькә әйләнә. Шуңа күрә соңгы елларда күпләр электр көтүчегә күчеп бетте. Ә без чыбыркылы көтүчесе булган авылларны эзләдек.
Маллар кими
Әле алты-җиде ел элек кенә малларын электр көтүчегә туплаган авыллар гайре табигый күренеш иде. Мондый салаларны эзләп табып шаккатып яза, сөйли, күрсәтә торган идек. Хәзер, киресенчә, чын көтүче көткән яки чират белән чыккан авыллар бармак белән генә санарлык калып бара. Чөнки көтүгә куарлык маллары булган барлык авылларда да диярлек замана корылмасы урнаштырылган. Язма әзерләгәндә көтүчеле авылларны эзли башлагач та: «Кит инде, андый авыллар юк ул хәзер. Эзләп тә азапланма», – дип киңәш бирүчеләр булды. Иртән тузан туздырып көтү куган авыллар елдан-ел сирәгәя шул.
Азнакай районының Беренче Май авылында да сыерларны икенче ел рәттән электр көтүчегә туплыйлар. Быел да малларны көтүгә чыгарырга өлгергәннәр инде. Көтүдә алты-җиде хуҗалыктан сыеры, сарыгы белән бергә 29 мал йөри.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, республиканың шәхси хуҗалыкларында 198 267 мең баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 79 578 меңе – сыерлар.
– Авылыбызда ике фермер бар, аларның көтүләре аерым. Моңа кадәр көтүне чиратлап көттек. Элеккеге елларда көтүче дә яллаган булды. Тик маллар бик нык кимегәч, көтү чираты килә дә җитә, килә дә җитә. Өченче ел – 70 ләп, узган ел 40 лап мал көтүгә куылса, быел менә эресе-вагы барысы бергә 30 га да тулмый. Авыл акрынлап сүнә, сүрелә, – ди шушы авылда яшәүче Марсель Мостафин. – Электр көтүче булса да, терлекләргә барыбер күз-колак булырга кирәк. Үзебездә маллар ишле. Дүрт сыер савабыз, сарыклар да күп. Шуңа күрә чират безгә бик тиз килеп җитә. Шулай булса да, кар эреп, үләннәр баш калкытуга малларны чыгарырга булдык. Әлегә соңрак куабыз да иртәрәк алып кайтабыз. Маллар юеш абзарда торган ише түгел.
Көтүче кадере
Яңгырлар туктап, көннәр җылытып җибәрүгә, Яшел Үзән районының Бәчек авылында да малларны көтүгә куачаклар. Башка бик күп авыллардан аермалы буларак, биредә терлекләрне көтүче көтә. Һәм аз да түгел, күп тә түгел, 19 ел (!) шул ук бер үк кешегә ышанып тапшыралар малларны.
– Көтүчебезне бик хөрмәтлибез, яратабыз, – диде җирлек башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. – Бик җаваплы, гади, тырыш егетебез. Комсызланмый да. Быел бер мал башына 2000-2200 сум дип килештек. Кыйммәтсенүчеләр, «әле бит ашарына да әзерләп җибәрәбез» дип әйтүчесе дә бар. Ләкин мин бу бәяне күп дип санамыйм. Көне буе кырда бит ул. Узган ел ук күрше авыл көтүчесе бер малга 3500 сум сораган, дигәннәр иде. Дөрес, алар ашатмый икән. Без исә ашарына үзе белән биреп җибәрәбез. Рәмисебез исән-сау булсын да малларыбызны матур гына көтсен. Хатыны да ярдәм итәргә чыга. Үзләрен бик хөрмәтлибез. Рәмисне туган көне белән дә котлыйм, газеталарга да яздыртам. Көтүче алтынга тиң замана бит. Мин аны авылны берләштерүче кеше дә дим әле. Малың көйсезләнеп торса да хәбәр итә бит ул. Озак еллар көткәч, һәркемнең сыерын таный. Ә электр көтүчене яратмыйбыз. Ул көтү түгел инде, малларны бер җирдә яткыру гына. Терлек йөреп, үзенә кирәкле үләннәрне сайлап ашарга тиеш. Электр көтүчене көйләп куйгач та, барыбер саклап-күзәтеп торасы бит әле.
Бәчек – зур авыл түгел, шулай да мал санын киметмәгәннәр.
– Авылда бер генә көтү. Башка елларны сарыкларны да куалар иде, хәзер кешеләр аларны чыгармый инде. Шөкер, маллар саны кимемәде. Кемдер арттырды, кемдер киметте, шул гына. Егермеләп сыер, берничә тана чыга. Безнең авылда хуҗалык саны да күп түгел. Кечкенә генә 90 йортлы авыл инде без. Күпчелеге – өлкән яшьтәге кешеләр. Ә көтү куган, каршы алган чакларны яратабыз. Хатыннар иртән барысы бергә җыелышып, хәл белешә, сөйләшеп ала. Көтүче шартлаткан чыбыркы тавышына да елмаеп җибәрәләр. «Сез яшь кызлар шикелле кыланасыз, көтүчене яратып шулай елмаясызмы соң?» – дип шаяртып та алам әле үзләрен. Чыбыркы тавышы авылны уятып, җанландырып җибәрә бит ул. Бер елны көтүче авырып киткәч, үзем дә аны алыштырып тордым әле. Күңелле бит инде. Шәхсән үземә бик ошый мондый халәт, – ди Хәйдәр Сибгатуллин.
Җылы көткәндә
Буа районының Кыр Тәүгелдесе дә – чын көтүчеле сирәк авылларның берсе. Аларда көтүне Чуашстаннан килгән ике кеше көтә икән.
– Көннәр матур торса, малларны майның беренче атналарында чыгара торган идек. Быел авылда егермеләп сыер, кырыклап сарык бар. Көтүчеләребез кышын бер хуҗалыкта эшлиләр, терлек карашалар, яз җитүгә, көтүгә чыгалар. Узган ел бер мал башына 1500 сум түләдек, быелгы бәяләре билгеле түгел әле. Көннәр суык, күңелсез торгач, әлегә җыелыш та җыелмады, – ди Әлфия Гыймадова.
Балтач районының Сосна авылында да көннәр җылынганны көтәләр.
– Үзебезнең Урта Соснада узган елдан башлап электр көтүчегә туплыйбыз. Аңа кадәр чиратлап көттек. Үзебез чыга алмаганда, берәр мең сум түләп, кеше яллый идек. Югары Соснада да моңа кадәр чиратлап көтәләр иде, быел да шулай дип ниятләп торалар. Ул авылда туганнарыбыз яши. Узган ел аларга сезонга 5–6 тапкыр көтүгә чыгарга туры килгән иде. Мәшәкате күп булса да, маллар иркендә йөри, ди халкы. Шуңа күрә электр көтүче җайланмаларын алыйк, дип әйтүчеләр булса да, каршы килүчеләр бар. Безнең якларда да маллар кимүгә таба, ләкин ул дәрәҗәдә күпләп бетерәләр, дип әйтә торган түгел. Авылда җитмешләп сыер бар. Күрше авылдагы туганнарыбыз исә үзләре генә дә сигез сыер тота, – ди Гөлфинә Таҗетдинова.
Сездә көтү чыгамы?
Зөлфәт Галиев (Балтач районының Салавыч Сәрдегәне авылы):
– Бездә күптән электр көтүче урнаштырылган. Кемнең сыеры бар, авыл старостасы әйтә дә, күмәк рәвештә чыгып, электр чыбыкларын сузып кайталар. Берәр айдан тагын үләнлерәк урынга күчереп куялар. Җәй буе шулай күчереп йөртәләр. Шулай да көтү чираты бар, ул барып күз-колак булып тора. Иртән чыгара, кич алып кайта. Элеккеге көтү көтүләр белән чагыштырганда бик җайлы. Ял итеп кенә кайтасың табигатьтә. Шулай да җаваплылыгы бар, чират узып киткәч, җиңел сулап куясың.
Мозафира Васильева (Алабуга районының Дөм-Дөм авылы):
– Сыеры да, көтүе дә юк. Авылда сыер асраучылар бармак белән генә санарлык калды. Сөтен, каймагын, маен, эремчеген автокибет алып килә. Нигә мал асрап җәфаланырга инде?
Зәнфирә Сәрварова (Актаныш районының Киров авылы):
– Элек, көтү куганда, бик авырга туры килә иде. Балаларны һаман саен эштән чакыртып кайтартып булмый. Аннан соң, сыерда лейкоз чыкты да, чыгармый башладык. Шуңа күрә хәзер малларны арканлыйбыз гына. Зур бер авылыбызда унҗиде сыер калды. Бик кызганыч инде. Күпчелек кеше сараенда гына тота, чыгармый. Электр көтүче көйләгәндә дә, анда куып алып чыгарга, кире алып кайтырга кирәк. Мал тотуның кызыгы бетте.
Бүләк Бакирова (Лениногорск районының Сарабиккол авылы):
– Элеккеге, без күнеккән матур көтүләр ун еллап юк инде. Көтү йөргәндә унике баш асрадык, шуларның 3–4 е сыер була торган иде. Хәзер бер сөтлебикәбез генә бар. Сыерыбыз өйдә генә тора. Бабаем печәнне чабып алып кайтып ашата. Рәхәт, җиңел эш булмаса да, зарланмыйбыз, ашатабыз. Безнең авылда күп мал тотучылар болынга электр көтүче көйләп куя.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, республиканың шәхси хуҗалыкларында 198 267 мең баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 79 578 меңе – сыерлар.
| Район | Мөгезле эре терлек саны | Сыер саны |
| Әгерҗе | 3034 | 1154 |
| Азнакай | 5656 | 2239 |
| Аксубай | 6902 | 2995 |
| Актаныш | 8394 | 3762 |
| Әлки | 5115 | 2107 |
| Әлмәт | 2385 | 1009 |
| Апас | 4465 | 1575 |
| Арча | 12 439 | 5288 |
| Әтнә | 4269 | 2232 |
| Баулы | 2872 | 1004 |
| Балтач | 13 529 | 6140 |
| Буа | 6205 | 2459 |
| Биектау | 3381 | 1259 |
| Чүпрәле | 9026 | 3540 |
| Зәй | 2834 | 870 |
| Кайбыч | 4040 | 1348 |
| Кама Тамагы | 2494 | 1098 |
| Кукмара | 12071 | 4729 |
| Мамадыш | 5951 | 2594 |
| Минзәлә | 2758 | 1081 |
| Мөслим | 4190 | 1671 |
| Яңа Чишмә | 3727 | 1604 |
| Нурлат | 6367 | 2979 |
| Питрәч | 2617 | 807 |
| Балык Бистәсе | 5065 | 1657 |
| Саба | 5592 | 2137 |
| Сарман | 5989 | 2313 |
| Тәтеш | 4092 | 1343 |
| Тукай | 2601 | 662 |
| Теләче | 4406 | 1616 |
| Чиремшән | 3464 | 1230 |
| Чистай | 8427 | 3047 |
| Ютазы | 2298 | 1012 |
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез