Бу хакта республиканың финанс министры урынбасары Гела Герасимова хәбәр итте. Гела Герасимова сүзләренә караганда, әлеге йөкләмәнең зур өлеше – федераль бюджеттан алынган кредитларга туры килә.
Аларның күләме – 90,1 миллиард сум. Калган 7,9 миллиард сумнан артык акча республиканың дәүләт гарантияләре булып тора. “Бу елның гыйнвар-февраль айларында республиканың дәүләт бурычы 50 миллион сумга кимеде”, – диде министр урынбасары.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез