Яшь язучыларга васыять итеп калдырырлык бер сүз бар: «Беркайчан да шулай итәсем килә, болай итәсем килә, дип язарга ярамый. Нәрсәдер эшлисең килә икән – эшлә. Әйтәсең килә икән – әйт, эчәсең килә икән – эч, ашыйсың килә икән – аша. Һәм вәссәлам». Бу хакта күп тапкыр әйткәнем булса да, үзем шушы кагыйдәне бозарга булдым әле. Бозып булмый торган канун юк. Һәрхәлдә, иҗатта. Бу очракта да шулай. «Нәрсәдер эшлисем килә» дип язасың икән, аны эшләттерми торган сәбәбе булырга тиеш. Әйтәсем килә, тик телем юк… Эчәсем килә, тик мулла кушмый. Ашыйсым килә, тик уртача хезмәт хакы җитми, чөнки ул нибары сиксән мең сум тирәсе генә. Шундыйрак хәлләр…
Менә минем дә кайчагында әллә нәрсәләр язасым килә. Әллә нәрсәләр турында. Сәясәт турында, мәсәлән. Тик… Юк, кемнәрдәндер курыккан өчен түгел. Мин инде – җиде пот тоз ашаган язучы, беркем берничек гаепләмәслек итеп тә яза беләм. Кайчагында барысын да шәрран ачып, укучы алдына китереп саласым килә. Язган да бар инде алай итеп. Тик… Менә безнең халыкның бер кызык ягы бар: ул һәрвакыт дөреслек, гаделлек сөя. Тик шул дөреслекне кемдер әйткәнне ярата, үзе әйтми. Хәтта син кемнәрнеңдер күзе чәчрәп чыгарлык дөреслекне әйтсәң дә, ул эндәшми, сиңа теләктәшлек белдерми. Дөреслекне ул дәшми-тынмый гына, мыштым гына ярата. Ул дөреслек залларда ишетелсә, чебен очарлык тынлык урнаша, социаль челтәрләрдә булса – күрмәмешкә салышу. Бер язмаңны унар меңләп кеше укырга һәм беркем берни дәшмәскә, бер фикер белдермәскә мөмкин. Хәтта лайк куярга да куркалар. Менә шундый кавемгә син әйткән дөреслек кирәкмени инде… Дөреслекне язарга күп очракта авторның түгел, ә укучының куркаклыгы комачаулый.
Фәлсәфи әйберләр язасы килә. Хәзер наданнар калмады бит инде, бөтен кеше мәгърифәтле һәм тирән фикерлегә әйләнде, һәрхәлдә һәркем диярлек үзен акыл иясе итеп күрсәтергә тырыша. Аһ итеп, сокланып үз түбәнлегеңнән югарыга карап торасың. Һәм шулай дөрес тә. Бу кешеләргә бары тик сокланырга гына кирәк. Сөйләшергә, бигрәк тә ниндидер югарырак яки тирәнрәк темаларга кагылырга ярамый. Соклануың шундук челпәрәмә килеп ватылачак. Кирәкми аларга бернинди дә тирәнлек. Нәрсә генә язсаң да, алар сине укый алмаячак, укыса да, аңламаячак. Чукракларга нотык укучы хәленә калырга теләмәсәң, хәзерге заманда фәлсәфи темаларга язарга ярамый. Фәлсәфә кирәкми кешегә.
Икътисад та кирәкми. Хәтта тирән хисләр дә, нечкә тойгылар да…
Кайчагында социаль челтәрләрне, матбугат чараларын караштырып утырам да бүгенге кешегә ике генә тема кызыктыр сыман тоела башлый. Беренчесе – һәртөрле фаҗигаләр. «Юл-транспорт фаҗигасендә фәлән кеше һәлак булган», «Фәлән авылда чыккан янгын фәлән кешенең гомерен өзгән». Шуның ише нәрсәләр кызык. Эстрада артистларының эчке киемнәрен актару – монысы инде иң мавыктыргычы. Шундый тема күтәрелә икән, халык чебен кебек мыжгып тора. «Күренекле җырчы Фәлән Фәләнованың беренче ире белән икенче ире сугышкан. Өченче ире урталарына кергән. Җырчы моны үзе күрмәгән, ул дүртенче ире белән ресторанда булган…» Кеше сине күп укысын өчен шундыйрак нәрсәләр язарга кирәк. Тик андыйларны язасы килми…
Зур һәм җитди темаларга алынасың икән, аны укучы бик аз булачагын алдан белеп торырга кирәк. Тик барысын да сан хәл итми бугай. Йөз чебенгә караганда бер кеше яхшырак бит инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез