Газетага язылу

Язгы каникулда Казандагы мәктәп яны лагерьларында 10 меңнән артык бала ял итәчәк

28 мартта язгы каникул башлана һәм ул 4 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Бу вакытта Казан мәктәпләрендә  лагерьлар эшләячәк – сменаларда 10 меңнән артык башлангыч һәм урта сыйныф укучысы ял итәчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов җиткерде, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Мәктәп укучылары өчен лагерь 28 марттан 4 апрельгә кадәр эшләячәк. Укучыларга ял итү һәм белем бирү чаралары тупланган программа әзерләнә, шулай ук балалар көнгә ике тапкыр кайнар ризык белән тукланачак.

Чыгымнарның төп өлеше республика бюджеты хисабына каплана. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары исә мәктәп яны лагерьларына бушлай йөри алачак.

Лагерь программасына илебезнең тарихына, гореф-гадәтләребезгә, мәдәни күптөрлелеккә ихтирамлы караш формалаштыруга ярдәм итә торган патриотик юнәлештәге чаралар, шулай ук танып белү, иҗади һәм ял итү активлыклары кертелгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк ,

Көн хәбәре