18 апрельдән “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе башланып китте. Ул 1 майга кадәр дәвам итәчәк. Илкүләм акциядә теләгән һәр кеше катнаша ала.
“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” – ел саен оештырыла торган волонтерлык акциясе. Ул хәйриячелек, булышу, ярдәмләшү кебек күренешләрне арттыру, халыкның гражданлык активлыгын үстерү, волонтерлык идеяләрен популярлаштыру максатларыннан үткәрелә.
- Казанда әлегә акциягә бүген старт бирелде. Волонтерлар туплап, команда булдырырга һәм игелекле эшләр кылырга киирәк. Бу чара 1 майга кадәр дәвам итәчәк. Республика күләм өмәдә (22 май) нәтиҗәләрен әйтәчәкләр, - дип сөйләде Татарстан ихтыярилары мәгълүмати-ресурс үзәге оешмасы башкарма директоры Әдилә Хәсәншина.
Иң күп мәрхәмәтле эшләр башкарган команда Байкалда август аенда узачак форумында катнаша алачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез