Язмышлар

Миңа хәзер 82 яшь. Әтием турындагы бу язманы әни сөйләве буенча язам. Әти 1950 елда вафат булды. Миңа ул вакытта 7 яшь иде.

Әтием Фәтхуллин, кайсы кәгазьләрдә Фәткуллин Шәфигулла Төхвәтулла улы хәзерге Буа районының Черки-Бәбки авылында 1895 елда туган. Беренче Бөтендөнья сугышы башланганда 19 яшь тә тулмаган була. Аны сугышка алалар. Кавалериядә хезмәт итә. Чөнки озын буйлы, төз гәүдәле иде минем хәтердә дә. Сугыштан кайткач, Буа районының урман хуҗалыгына объездщик булып эшкә урнаша. Рәисә исемле чибәр кызга өйләнә. Аларның 4 балалары дөньяга килә. Беренче кызлары Өммеһани исемле була. Малайлары Фәрхулла исемле, бер кызлары Сания, берсенең исемен белмим. Әти бераз кабып алса, Фәрхуллам, Саниям, дип елый торган булган.

Фин компаниясе башлангач, әтине тагын сугышка алалар. Фин сугышыннан кайткач, йортын сатып, икетуган абыйсының гаиләсе белән  Финляндиягә китәләр. Абыйсы вафат булган була. Гыйльфан абыйның олы улы Фәтхелислам, кызлары Рәшидә, Гөлсинә, кечкенә улы 1938 елгы була.  1940 елны барып урнашалар. Әкрен генә яши башлыйлар. Дәһшәтле 1941 ел башлангач, әтине беренче көннән сугышка алалар. Аңа Ленинград янында сугышырга туры килә.

Бу ике гаилә дә кайтырга чыгалар. Кайтканда ачлыкка тилмерәләр. Башта бер апам ачтан үлә, аннан Рәисә апа үлә. Әниләре үлгәч, Өммеһани апа ике баланы детдомга тапшыра, үзе туган авылына әйләнеп кайта. Әти 1941 елның ноябрендә бәрелешләрнең берсендә каты яралана. Аңына килгәч, үзебезнекеләр ягына шуышып барганда, бер кисәк ипи таптым дип сөйләгән. Ул ипи кисәген чистартып ашаган. Шуннан хәл керде, дигән. Үзебезнекеләр янына барып җитә алган. Шуннан Омскига госпитальгә җибәргәннәр. Госпитальдән комиссовать иткәннәр. Әле мин белгәндә дә аягыннан ниндидер кыйпылчыклар чыга иде. Госпитальдән соң элеккеге эшенә – урман хуҗалыгына урнаша.

1942 елны минем әнигә яңадан өйләнә. 1943 елны мин туганмын. Әти 1950 елның март аенда бакыйлыкка күчә. Аңа бары 54 яшь була. Өч сугышта катнашу нәтиҗәседер инде. Әти үлгәннән соң Өммеһани ападан бер хат алдык. Ул Кемерово шәһәреннән иде. Әти үлгәнне язып җибәргәч, бүтән хәбәр булмады. Беренче Бөтендөнья сугышыннан әнинең Самат исемле абыйсы да әйләнеп кайтмады.

Зәйнәп Якбарова, Буа

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре