Язмышмы, очраклылыкмы?

«Язмыштан узмыш юк» дигән гыйбарә бар. Бер карасаң, ул чынлап та шулай инде. Тарихтан килгән, ата-бабалардан калып, фәлән гасырлар буена сыналган гыйбарә. Хәтта Борынгы Греция алиһәләре кешенең гомер җебеннән тукыма ясый торган булганнар, диләр. Миф ул юктан гына барлыкка килмәгәндер, ниндидер нигезе булгандыр, дип уйларга кирәк. Һәр чынбарлык, шул чордан соң яшәгән кешеләрнең тормышка карашы белән чорналып, мифка әвереләдер. Хәтта Наполеон Бонапарт та: «Язмыш – минем апам», – дип әйтергә яраткан.

Билгеле психолог Карл Юнг «синхронлык» дигән термин уйлап таба. Аек акыл белән караганда үзара бер бәйләнеше дә булмаган нәрсәләрнең һәм хәл-вакыйгаларның ниндидер күзгә күренмәс сәбәпләр аркасында бәйләнешкә керүен шул сүз белән аңлатырга тырыша ул. Бездә «очраклы бәйләнешләр» дип әйтү бар. Менә син закон һәм тормыш кануны буенча үз җәмәгатең белән генә кочаклашып ятарга тиешсең. Бүтәнчә ярамый да, мөмкин дә түгел. Кинәт бер дә көтмәгәндә кемдер очрый да очраклы бәйләнеш килеп чыга. Менә шундый очраклы бәйләнешләр кешеләр генә түгел, ә вакыйгалар арасында да була бугай. Карл Юнг синхронлык дип шундыйрак нәрсәләрне билгеләргә тырыша инде. Әйтик, сез ниндидер бер танышыгыз турында уйлыйсыз: «Күптән күрешкән дә юк, нишләп ята икән…» Ул моны белми, белә алмый, тиеш тә түгел. Ләкин сез шулай дип уйлап бетерүгә теге танышыгыз я каршыгызга килеп чыга, я телефоннан шалтырата. Моны очраклы хәл дип әйтеп тә була. Ләкин шуңа охшаш вакыйгаларның кеше тормышында әледән-әле кабатланып торуы гаҗәп. Менә бу да язмышның бер чагылышы булырга мөмкин.

Күрәзәчелек дигән нәрсә бар. Кайсыбыз ышана инде моңа, кайсыбыз пүчтәк нәрсә итеп карый. Ләкин без ышансак-ышанмасак та, күрәзәчеләр бар һәм алар күп очракта киләчәкне төгәл әйтеп бирәләр. Мисаллар китереп тормыйм. Аларның ялгышкан очрагын да, дөрес әйтүен дә күп итеп санарга һәм бернинди нәтиҗәгә дә килмәскә мөмкин. Ялгышулары гаҗәп түгел, чөнки безнең тормышта ныклап урнашкан кануннар буенча киләчәкне беркем дә белә алмаска тиеш. Беркайчан да. Ә кемдер белә ала. Бу бер дә юктан түгел бит инде. Димәк, кешенең тормышы, аның ни күрәчәге алдан язылып куелган. Әгәр шулай булмаса, аны беркем дә күрә алмас иде.

Менә шул рәвешле язмышның барлыгына ышанырга да була. Ул чагында инде безнең тормышыбыз үзебездән тормый, бөтен күрәчәгебез алдан билгеләнгән, без анда пешкалар гына кебек булып кала. Моңа ышану авыр, бу хәтта мөмкин түгел, әгәр без шулай дип уйласак, үзлегебездән берни дә эшләргә, беркая да омтылырга тиеш булмас идек. Әгәр синең киләчәгең әллә кайчан алдан билгеләнгән икән, аны үзгәртергә тырышуның ни мәгънәсе бар?

Бу тормышта язмышка урын юк, ул туктаусыз кайный, бер-бер артлы өерелә торган очраклыклар һәм кануннар давылыннан тора, дибез шуңа күрә.

Кеше тормышының күп өлеше аның нәселенә, яшәгән мохитенә бәйле, дибез. Ата-бабалар «канына сеңгән» дип әйтә торган булганнар, хәзерге галимнәр геннар турында сөйли. Асылы бер инде: кешенең сәламәтлеге, төс-кыяфәте, үз-үзен тотышы, холык-фигыле геннар буенча килә. Калганы үзен уратып алган мохиткә, тәрбиягә, һәртөрле кануннарга бәйле. Бу – галимнәр әйтә торган фикер.

Социаль һәм иктисадый факторларның тәэсире генетиклар сүзен куәтли генә. Илдә барган социаль болганышлар кеше тормышын катлауландыра, икътисадый мөмкинлекләрнең төрлелеге дә шулай. Бер үк илдә, бер үк гаиләдә, мәсәлән… Илләр имин чакта кеше бер төрле тормыш белән яши, иминлек юкта – икенче тормыш белән. Бай гаиләдә туып үскән баланың белем-тәрбия алып, җылырак урынга күтәрелү һәм бәхеткә ирешү мөмкинлеге ярлыныкына караганда күпкә зуррак. Синең кемнән тууың – очраклылык, калганы – тормыш кануны буенча.

Хәтта боларның барысы да язмыш булган очракта да син үз язмышыңны үзең үзгәртә аласың. Монысын философлар әйтә. Әгәр кеше нәрсәнедер бик-бик тели һәм шуңа ирешү өчен бөтен көчен куя икән, ул моңа ирешәчәк. Психологлар шулай куәтли. Мин килешәм, тик бер төзәтмә кертер идем. Ул моңа очраклы рәвештә ирешәчәк. Кешелек тарихында әллә күпме философларны, психологларны бинахакка хөкем иткәннәр, тик моны аларның берсе дә үзгәртә алмаган…

Язмыш дигән нәрсәнең дөрес түгеллеген исбатларга тырышкан дәлилләр дә аның дөреслегенә ишарә ясый кебек тоела. Генетика үзе үк кешелекнең барыр юлын билгели торган программа шикелле бит инде. Синең нинди авыруларга бирешәчәгең, кайсы хәлләрдә үзеңне ничек тоту мөмкинлегең каныңа язылган дигән сүз.

Монда үз тормышың белән идарә итү мөмкинлегенә урын юк дип әйтеп булмый. Менә сезнең компьютер уеннары уйнаганыгыз бармы? Анда ниләр булачагы бөтен детальләренә кадәр алдан билгеләп куелган – күрәчәгең, мөмкинлекләрең, башка нәрсәләр… Компьютер уены язмышның кечкенә моделе шикелле. Уен берәү, ә уйнаучылар – миллионнар. Бөтенесе алдан билгеләп куелса да, уйнау кызык. Һәм һәркем үзенчә уйный.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Марат Кәбиров автор

Көн хәбәре