Газетага язылу

Язны кайчан көтәргә?

Язга аяк бастык, җәмәгать. Дөрес, әлегә ул күбрәк календарьда гына сизелә. Урамда исә һаман да кар ява. Быелгы кыш явым-төшемнәре белән тарихка да кереп калачак. Мондый кыштан соң килгән яздан нәрсә көтәргә? Бу кадәр кар кайчан эреп бетәр? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Язны кайчан көтәргә?
Илдар Мөхәммәтҗанов

Туктыйсыңмы син, юкмы?

Быелгы кыш күрмәгәнне күрсәтте. Хәтерләсәгез, баштарак ул килергә ашыкмады. Декабрьдә уртача һава температурасы климатик нормадан 2–2,5 градуска югарырак булды. Кар да яумады. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, республикада кар катламы бер айга диярлек соңрак хасил булды. Явым-төшемнәр гыйнварны көткән икән. Бу кыш тарихка соңгы елларда иң карлысы буларак кереп калачак. Февраль кар көртләренә күмеп китә язды. Кышның соңгы аенда уртача айлык норманың 236 проценты күләмендә явым-төшем теркәлгән. Кар тиз генә туктамаячак та.

– Март башында көчле, юеш кар явуы көтелә. Тәүлек эчендә айлык норманың 40–50 проценты кадәр кар яварга мөмкин. Моңа бәйле рәвештә, буран, бозлавык, томан да фаразлана. Шуңа күрә, календарьда инде яз булуына карамастан, урамда әле кыш дәвам итәчәк, – дигән Татарстан гидрометеоүзәге җитәкчесе Феликс Гоголь.

Авылда да, шәһәр ишегалларында да кар чыгарырга урын калмау – бер хәл, быелгы кыш бәла-казалар да алып килде. Республиканың төрле районнарында түбәләр җимерелү, кар ишелү очраклары артты. Шушы көннәрдә генә Питрәчтә кар авырлыгыннан күпкатлы йорт түбәсе җимерелде. Әйтүләренә караганда, түбәне әле күптән түгел генә чистарткан булганнар. «Без түгел, ә ишеп яуган кар гаепле. Түбәне соңгы тапкыр 13 февральдә чистарттык. Моннан да ешрак булмый: безнең идарәче компаниягә 90 йорт карый, ә бер түбәне чистартырга бер көн кирәк», – дип китергәннәр оешма җитәкчесе сүзләрен социаль челтәрләрнең берсендә. Түбәдән кар ишелүгә бәйле аһ итәрлек видеолар интернетта да күп. Казанның Җиңү проспектында түбәдәге кар өеме подъезд төбендә басып торучы кечкенә бала янына килеп төшкән. Сабый чак кына исән калган. Шәһәрнең Голубятников урамында түбәдән төшкән кар янәшәдә торган машиналарның тәрәзәләрен ваткан. Мәсьәләне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та игътибарга алырга кушты. «Түбәләрне кардан чистартуга бәйле сораулар бар, чөнки түбәләрнең өлешчә җимерелү очраклары теркәлде. Шул исәптән балалар бакчаларында, гимназияләрдә һәм торак йортларда. Аңлашыла, бу кадәр кар көтмәгән идек. Әмма мондый мөмкинлекне исәпкә алырга кирәк», – диде ул.

Алдан кайгырталар

Быелгы кебек карлы кышның тагын бер бәласе: яз көне агып китмәбезме? Нурлат районының Бикүле җирлеге башлыгы Алсу Шакирова әйтүенчә, алар язгы ташуга былтыр ук әзерләнә башлаган.

– Без су басу куркынычы булган авыллар исемлегенә эләкми идек. Соңгы елларда гына авылга кырдан су төшә башлады. Бикүледә кыр ягындагы ике урам бар. Өченче ел да, былтыр да менә шул урамнардагы йортларга, терлек сарайларына су керде, – ди җирлек башлыгы. – Юл салуның бер яхшысы, бер яманы бар дигәндәй, без әлеге урамнарга юл ясаткан идек. Аны вак таш җәеп күтәрттек. Барысы да смета буенча эшләнде, юлга аркылы торбалар да салынды. Элек һәр кеше үз янын ерып җибәргән. Ә хәзер вак таш юлны алай итеп булмый шул. Моны исәпкә алып, декабрьдә үк экскаватор чакыртып, канау ясаттык. 10 марттан соң кабат йөреп чыгасы булыр.

Алсу Шакирова әйтүенчә, кар күп яуган. «Алдагы еллардан аермалы буларак, быел өзлексез өстәлеп бара бит. Менә бүген дә ява ул. Җирлеккә караган урамнарны кардан чистартып торабыз. Тракторыбыз бар. Безнең авыл эчендәге юлларның гомуми озынлыгы 25 чакрым диярлек. Бар да тәртиптә. Язны көтәбез, тик моңа бәйле борчу юк. Бүген авыл халкы ураза ае мәшәкатьләре белән яши», – ди җирлек башлыгы.

Вазгыятьне башкалада да күзәтеп торалар. Казан мэриясе хәбәр итүенчә, шәһәрдә су басу куркынычы янаган 16 бистә бар. 1,2 меңләп кеше зыян күрергә мөмкин. Ул-бу була калса дип, алар өчен вакытлыча яшәү һәм туклану урыннарын билгеләп куйганнар. Казан мэры Илсур Метшин әйтүенчә, быелгы кыш башкалага яңа рекордлар бүләк итте. Февральдә, мәсәлән, Казанда уртача күрсәткечләрдән 2,5 тапкыр күбрәк кар яуган. Быелгы кыш 1966 елгы рекордны яңарткан.

– Бу кадәр карны берьюлы чыгарып бетереп булмаячак. Шуңа күрә ул эри башлагач, кечкенә елгаларның ташуы котылгысыз. Бу кадәр кар явар дип беркем дә көтмәгән иде. Без барысына да әзер булырга тиеш, – диде мэр «эшлекле дүшәмбе»дә.

Итек сайлар чак

Синоптиклар фаразына ышансаң, март башындагы җылы көннәргә алмашка суыклар килә. Шимбә-якшәмбедә республикада урыны белән төнлә – 22, көндез – 10 градуска кадәр салкын вәгъдә иткәннәр. Гидрометеоүзәктән алынган мәгълүматларга караганда, мартның беренче ун көнендә һава температурасы уртача айлык нормага туры киләчәк. Казан өчен ул – 3,3, республика өчен 4,2 градус салкын, ди белгечләр. Алар язның ничек киләсен фаразларга да ашыкмый. Карның күп булуы үзе үк язны тоткарлый, чөнки җиргә җылынырга ирек бирми.

– Соңгы елларда Татарстанда кыш – соңрак, яз иртәрәк башлана. Климатик норма буенча март ул – кыш ае. Аның уртача һава температурасы 3,5 градус салкынны тәшкил итә. Метеорологик яз исә уртача тәүлеклек һава температурасы нуль градустан атлап чыккач башлана. Безнең якларда бу – март ахыры – апрель башы, – ди климатолог Юрий Переведенцев.

Моның белән Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев та килешә.

– Яз турында сөйләргә иртәрәк әле. Март башында ике-өч көн җылытып алды. Бу – гадәти күренеш. Халык арасында аны «каз-үрдәк котырту» дип әйтәләр. Ягъни кош-кортка йомырка сала башларга сигнал бу. Ул ел саен февраль ахыры – март башында була. Аннары суытып җибәрә. Быел да шулай. Суыклар 21 мартка кадәр дәвам итәр әле. Иртә-кич салкын, көндез кояшта җылы. 21 мартта хут суыклары чыгачак. Көн белән төн тигезләшкәч, чынлап торып яз башланачак, – ди ул. – Быел кар күп сулы түгел. Мондый кыш 1969 елда булды. Ул елны да кар күп яуды. Яз үз җае белән генә килде. Быел да шулай дип өмет итик. Кинәт җылытып җибәрсә, бер дә әйбәт булмаячак. Ташулы яз күп мәшәкатьләр китерәчәк. Карлы кыштан соң әйбәт җәй килергә тиеш.

Ул арада маркетплейсларда гыйнвар азагы белән чагыштырганда резин итек сату күләме тугыз тапкыр арткан. Интернетта хатын-кызлар өчен озын кунычлы резин итек бәясе 1,5 мең сумнан башлана. Табаны үзеннән-үзе җылына, кунычы кыскара торганнары да бар хәтта. Яз көне батып калмагыз!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре