Язучы Вахит Имамовка «Татарстанның халык язучысы» медале тапшырылды

Язучы, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Вахит Имамовка «Татарстанның халык язучысы» медале тапшырылды, дип хәбәр ителә нәшриятның телеграм каналында.

2024 елның 21 маенда Вахит Имамовка Татарстан Рәисе указы нигезендә «Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен «Татарстан Республикасының Халык язучысы исеме» бирелгән иде.

«Шулай ук Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Илһам Ногманов Татарстан язучылар союзына кабул ителде.
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз», – диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре