Яңа структура Россия һәм Евразия базарларын ислам финансларының глобаль системасына интеграцияләүне максат итеп куя. Үзәкнең төп бурычлары – ислам банкингының халыкара стандартларын җайлаштыру, квалификацияле кадрлар әзерләү һәм ислам дөньясының алдынгы финанс институтлары белән хезмәттәшлекне үстерү.
Чара программасында берничә килешүгә кул кую, Россия һәм БДБ илләре оешмаларының тематик күргәзмәсе, шулай ук «Партнерлык финанславын БДБ илләрендә үстерүдә Вәкиллекле үзәкнең роле һәм бурычлары» дигән түгәрәк өстәл каралган.
Ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, AAOIFI Попечительләр советы рәисе шейх Ибраһим Бән Хәлифа Әл-Хәлифа, Россия Банкы, Дәүләт Думасы һәм Россия Банклары ассоциациясе вәкилләре катнашачак. Шулай ук, партнерлык финанславы экспериментында катнашучы төбәкләрнең хакимият органнарыннан делегатлар көтелә.
Әлеге үзәкнең ачылуы Татарстан белән AAOIFI хезмәттәшлегенең нәтиҗәсе булып тора. 2025 елның ноябрендә республика делегациясе Бахрейнда узган оешманың 20 нче конференциясендә катнашты, анда яклар Үзара аңлашу турында Меморандум имзаладылар. Документ тәҗрибә уртаклашу һәм милли финанс системаларына халыкара стандартлар кертү теләген ныгытты.
Түгәрәк өстәлне Татарстан Икътисад министрлыгының Rutube каналында туры эфирда рус телендә, инглиз телендә карап булачак. Трансляция башлану вакыты – 26 декабрь, Мәскәү вакыты буенча 15:30 сәгатьтә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез