Идел елгасында балыкларның нәкъ менә кайда үлгәнен хәбәр итүне сорыйлар

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Идел елгасында Васильево бистәсе тирәсендә балыкларның үлүе турында шикаять кергән.

Инспекторлар Росприроднадзор идарәсендәге коллегалары белән шунда барырга җыена, әмма шикаятьтә төгәл генә урыны күрсәтелмәгәнлектән, аны эзләү шактый ук күп вакытны алачак. Министрлыкның матбугат хезмәтеннән “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткәннәр.
“Социаль челтәрләрдә балыкларның үлүе яки башка төрле күңелсезлекләр турында видео урнаштыручылар еш кына мондый хәл булган урынның нәкъ менә кайда икәнлеген күрсәтергә оныта. Безнең инспекторлар анда бара, әмма кыска гына видео буенча мондый урынны табу авырга туры килә, кайвакыт табып та булмый”, – дип басым ясап әйтелгән матбугат хезмәтендә.
Шуңа күрә мондый күңелсезлекләр ачыкланган очракта, урынын һәм кире элемтә өчен телефон номерыгызны күрсәтеп, табигатьне саклау ведомстволарына (Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Росприроднадзор, Росрыболовство) мөрәҗәгатьләр җибәрү сорала. Кайнар линия телефоннары: 8 (843) 200-03-31 (Росприроднадзор), 8 (843) 267-68-67 (Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы), 8 (843) 278-95-72 (Росрыболовство).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре