Иделдә фаҗигага очраган катерда булган тагын бер кешенең мәете табылды. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсе янында Иделдә эзләү эшләре вакытында водолазлар 17 метр тирәнлектә «Velvette 20» катерын тапканнар. Шуннан ук 54 яшьлек ир-атның гәүдәсен табып полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Катер ярдан 500 метр ераклыкта табылган. 46 яшьлек ир-атны эзләү дәвам итә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең пилотсыз авиасистемасын куллану планлаштырыла, дип хәбәр итте ведомствоның матбугат хезмәте.
Эзләүгә 29 кеше һәм 14 берәмлек техника җәлеп ителгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез