Газетага язылу

Иделдә өч теплоход бәрелешкән

Түбән Новгород өлкәсенең Городец шәһәре тирәсендә Идел елгасында өч теплоход бәрелешкән. Гадәттән тыш хәл буенча тикшерү башланган. Бу хакта “Российская газета” Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәренә таянып яза.

Ведомство мәгълүматлары буенча, бу хәл кичә көндез булган. “Мидволга-2” теплоходы шәһәр тирәсендә рейдка басканда “Балтфлот-2” һәм “Балтфлот-6” теплоходлары белән бәрелешкән. Аларның  корпуслары яньчелгән.
Зыян күрүчеләр юк, нефть продуктлары агу теркәлмәгән.

Түбән Новгородның транспорт прокуратурасы тикшерү башлап җибәргән. Бәрелешүнең ни сәбәптән килеп чыгуы ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ниндидер җәза чарасы күрү-күрмәү турында карар кабул ителәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре