Яңа рольләренә дә тамашачы чын күңелдән сөенә. Сүзебез Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Рамил Төхвәтуллин турында. Быел ул үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Артист өчен гомер бәйрәменә иң зур бүләк – роль. Ә Рамил Төхвәтуллинга бүләкнең дә иң олысы эләкте – легендар Әлмәндәр образын уйнау бәхете елмайды.
– Рамил, әңгәмәбезне, әлбәттә инде, Әлмәндәр роленнән башлыйк әле. Театр өлкәсендә эшләүчеләр премьера турында бер айдан соң гына ниндидер фикер йөртүне мәслихәт саный. Артист өчен дә образга керергә вакыт кирәктер. Әлмәндәр карт рухын тоясыңмы инде?
– Гадәттә, спектакль әзерләнгәндә артистка образны тудыру өчен ике-өч ай вакыт бирелә. Эчке таләбем шундый: мин премьера көненә әзер булырга тиеш. Ә образны тулаем бөтен нечкәлекләренә кадәр җиткердем, булды, мин моны башкардым, дип әйтә алмыйм. Чөнки бу – дәвамлы процесс. Һәрбер спектакль – аерым бер дөнья, гәрчә сүзләре шул ук булса да. Әлмәндәр карт образын әле баетасы да баетасы. Бүген шуны әйтә алам: дөрес юлдан барам, чөнки халык мине Әлмәндәр ролендә кабул итте. Без моны Әлмәткә барып уйнаганда да сынап карадык. Тамашачы елап, алкышлап карады. Хәтта: «Үзебездә билет ала алмадык», – дип, Казаннан килеп караучылар да булды. Шуңа күрә мин – бик бәхетле артист. 19 яшьтә беренче ролем Тукай иде. 60 яшем якынлашканда Әлмәндәр картны уйныйм. Артист өчен аннан да зуррак бәхет була алмый.

– Әлмәндәр карт роленең сиңа бирелүен могҗиза һәм бу көтелмәгән роль дип әйтмәс идем. Бу – синең хыялыңда йөрткән роль. Бәлки өметең өзелгән чаклар да булгандыр. Шулай да ничек кабул иттең? Моны синең йолдызлы сәгатең дияргә була бит.
– Мин инде сәхнәдә – 40 ел. Миңа «йолдыз» булу килешми. Үзеңне кешегә таныту, «йолдыз» булу яшь чакта, беренче адымнарны ясаганда кирәк. Халкыма шулкадәр рәхмәтлемен, мине яшь чакта да халкым күтәрде, үз итте. Артист әллә нинди исемнәр, медальләр бирсәләр дә, үзеннән-үзе күтәрелә алмый. Тамашачы сине үз итсә итә, яратмаса яратмый. Андый мисаллар да шактый. Әлмәндәр ролен уйнау хыялымда бар иде һәм ул тормышка ашты. Минемчә, бу образ татар драматургиясендә иң-иңнәрнең дә иңе. Монда Туфан абый тарафыннан тирән фәлсәфә салынган. Әлмәндәр карт татар халкының символы буларак яктыртылды. 30 елдан соң күпмедер вакыт тынлык булды. Ләкин татар халкы «Әлдермештән Әлмәндәр»не көтте. Шунысы да бар: син Туфан абый язган шул ук сүзләрне сөйләп йөрсәң дә, Әлмәндәр я бар, я юк. Халык аны я кабул итә, я юк. Миңа Шәүкәт абыйга охшаган дигән сүзләрне дә әйттеләр. Шалтыратып: «Тавышыңны компьютер аша үзгәртәсеңме әллә?» – дип сораучылар да булды. Юк, үзгәртмим. Премьера көнендә беренче тапкыр уйнаганда янымда Шәүкәт абый рухы очып йөргән кебек тоелды. Марсель абый Сәлимҗанов та риза булгандыр. Равил абый, Аллага шөкер, исән-сау, ул да хуплады, килеп котлады. Иң әһәмиятлесе, безне яшь буын кабул итте. Беренче вариантны караган өлкәнрәк тамашачы бик нык чагыштырды. Спектакльне беренче тапкыр башлап җибәргәндә мин бик кыен хәлдә идем. Курку да булды. Аллага шөкер, бар да яхшы гына башланып китте. Ихластан кабул иттеләр.
– Премьерадан соң йоклый алдыңмы?
– Ю-ю-ю-к, йоклый алмадым. Аннары да йоклап булмады, һаман күңелдә. Спектакльне еш уйныйбыз, көндез дә, кич тә. Ләкин син йокламаган булсаң да, көндез уйнасаң да, арысаң-арымасаң да, кичен кабат тулы көчкә уйнарга тиеш. Егерме тапкыр уйнадым, егерме беренчесен болай гына уйныйм әле дисәң, бетте баш. Чөнки тамашачы беренче тапкыр килә һәм аңа ошамый икән, шунда ук сүз тарала. Шуңа күрә һәр килгән тамашачыга мин үземнең бар булган сәләтемне күрсәтәм.
– Без әңгәмәнең башыннан ахырына кадәр Әлмәндәр карт турында гына да сөйләшә алабыз. Ә синең язмышыңа күчсәк, үзең дәү әти назын тоеп үстеңме?
– Наз дигән нәрсә безгә бик эләкмәде шул. Балачактан эшләп үстем. Мин Аксубай районының Яңа Дума авылында тудым. Язмыш шулай булгандыр, башта ике ел Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында, аннары Уракчы авылында яшәдем. Шуннан соң миңа дүрт яшь чагында әби-бабаларым Казанга күчте. Элеккеге Свердлов урамында йорт сатып алдылар, шунда яшәдек. Ләкин Казанда булсам да, авыл белән элемтәм беркайчан да өзелмәде. Күңелем белән авыл кешесе мин, анда рәхәт миңа. 14 яшьтән комбайнер ярдәмчесе булып та эшләдем, көтү дә көттем. Авыл халкын яратам, чөнки аларда чисталык, самимилек бар. Авыл кешесе – минем өчен идеал ул. Бабай Күгәрчен авылында мәктәп директоры булып эшләде. Сугыш ветераны иде. Мине бик кырыс тотты. Күп нәрсәгә өйрәтте. Үзе сугышкан урыннарны да алып барып күрсәтте. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Мине ир-ат итеп тәрбияләде. Шуңа күрә бүген кулыма балта, чүкеч тә тота, йорт та төзи, кое да казый алам.
– Бабай юкка гына кырыс булмагандыр...
– Бик шук малай идем, хәтта артыгы белән. Казанда 18 нче мәктәптә укыдым. Үземнең шуклыгым белән анда да аерылып тордым. Чөнки күп вакытым урамда уза иде. Ә бу мәктәптә «парниковый» балалар, җитәкче балалары укый. Аларны «Волга»да алып киләләр, «Волга»да алып китәләр. Бу мәктәпкә шул тирәдә яшәгәнгә генә эләктем. Укыганда миннән ничек котылырга белмәделәр. Аннары артист булып киткәч, Министрлар Кабинетында эшли башлагач, депутат та булгач: «Шул хулиган малай ничек шулай үсте икән?» – дип шаккаттылар.

Фото: Татар-информ
– Синең балачак шактый катлаулы чорга туры килде шул. Шук малай начар юлга да кереп китәргә мөмкин иде. Ә иҗатка ничек тартылдың?
– Ул вакытта яшьләр төркемнәре бар иде. Алар белән дә аралашырга туры килде. Бу бик четерекле, куркыныч юл иде. Анда кереп китмәвемә Аллаһы Тәгаләмә рәхмәтлемен. Мәктәптә укыганда мине үзешчән түгәрәк алып баручы укытучы Клара Николаевна күреп алды. Кызык кына бер юмореска бирде. Шуны укып, мин барлык шәһәр конкурсларында җиңдем. Артист булырга дигән уй да шул вакытта барлыкка килде. Сигезенче сыйныфтан соң театр училищесының рус бүлегенә укырга кердем. Бервакыт төш күрдем. Миңа төшемдә: «Сиңа татар бүлегенә күчәргә кирәк», – диделәр. Марсель абыйга килдем. Гастрольгә җыеналар иде. Русча сөйләштем. «Нәрсә эшли беләсең?» – ди. Бер җыр белә идем, «Бөрлегән» бугай, шуны җырлап күрсәттем, биетте. «Көзгә килерсең», – диде. Татар бүлегендә укый башлагач, бер ел эчендә, камил булмаса да, татар телен яңадан өйрәндем, бик күп китап укыдым. Марсель абый: «Тукай ролен бирәм», – диде. Ел ярым укыганнан соң Мәскәүдән Смирнов килеп карады һәм Марсель абыйдан мине үзенә бирүне сорады. Марсель абый бирмәде. Язмышта менә шундый кызык борылышлар да булды. Мине бары Аллаһы Тәгалә саклады. Үзем дә тәртипле булырга, спорт белән шөгыльләнергә, китап белән дус булырга тырыштым. Алдыма максат куйдым, план белән яшәдем. Бүген дә шулай. Плансыз яшәп булмый.
– Камал театрына килгән чорыңны яхшы хәтерлим. Тамашачы беренче рольләреңнән үк яратты. Марсель Сәлимҗановның да мөнәсәбәте сиңа карата башка, үзгә иде. Бу сизелеп торды. Марсель абый ни өчен сине аеруча якын итте икән?
– Ул миңа: «Улым», – дип дәшә иде. Бу хакта аның үзеннән дә сорадым. Марсель абый мине әтисе Хәким абыйга охшаткан. Соңыннан фотоларын да карадым. Охшамаган да кебек. Белмим, күрәсең, ниндидер охшашлык күргән. Без режиссер, артист буларак кына түгел, тормышта да бик еш аралаштык. Мин дә аны үз иттем. Бик сагынам. Мөмкинлек бирде, зур киләчәк баглады. Ул чорда күп эшләдем. Марсель абыйны югалтуны бик авыр кичердем. Депрессиягә дә бирелдем. Минем өчен ул – бердәнбер, алыштыргысыз шәхес һәм чынлыкта да шулай. Аны беркем дә алыштыра алмый. Андый кешеләр сирәк туа.
– Баш режиссерның игътибары, берсеннән-берсе уңышлы рольләр. Миңа «йолдыз»лы булу килешми дисәң дә, ул вакытларда уңышлардан баш әйләнгән чаклар булгандыр...
– Булгандыр да. Ләкин мин моны махсус эшләмәдем. Кешелекле кеше беркайчан да борынын күтәрми. «Йолдыз» чирен эләктергән очракта да кеше булып кала. Артистка профессионал булу кирәк. Ә бу тәҗрибәдән килә. Аюны да бит циркта биергә өйрәтәләр. Чиле-пешле артисттан да ярыйсы гына артист ясап була. Ләкин халык күңеленә керердәй артист булу – сирәк күренеш, ул барысына да бирелми. Җырчылар арасында да, консерватория бетерсә дә, кайсыларын халык кабул итми. Ә кемнедер үз итә. Ни өчен 1990 нчы елларда Салават Зәкиевич феномен булды? Бүген дә әле сөбханалла. Чөнки ул – үзебезнең егет, әйтсә сүзен әйтә. Халык аны сәхнәдән үзебезнеке, минемчә уйлый бу, дип кабул итә. Тамашачыларның күпчелеге гади халык бит. «Нәрсә сөйли бу, мин моны аңламыйм», – диярлек булмасын. Сәхнәдә баланс тотарга кирәк. Мин үзем кешеләрне яратам, аларның яхшы сыйфатларын күрергә тырышам. Аның кем булуы: слесарьмы ул, министрмы мөһим түгел. Үзеңә рәхәт булмаган, җылылык тоймаган кешеләр белән аралашмаска кирәк.
– Җырчылар, дип телгә алгач, искә төште: хатының Илсөя белән яшь чакта җырлап та йөрдегез, кассета да чыгардыгыз бит. Җырчы булып та китә алган булыр идегез.
– Ул кассета «Син елмайсаң» дип атала иде. Кызганыч, үзебездә берсе дә сакланып калмады. Җырлау сәләте Илсөядә күбрәк. Тавышы бик матур. Аның тарихы болай. Режиссер Камил Зәйнуллин телевизион әсәр төшергән иде. Вадим Усманов җырларын язган. Шунда минем җырлаганны ишеткәч: «Әйдә, җырлар чыгарабыз», – диде. Азат Хөсәеновның студиясендә 20 ләп җыр яздырдык. Гастрольләргә дә йөрдек. Ул кооперативлар вакыты иде. Мин кооператив ачтым. Районнарда безне бик җылы кабул иттеләр. Җырлау сәләте бирелгән, ләкин язмыш театрга алып китте. Анда да җырлы рольләр башкардым, хәзер дә башкарам. Артист кешенең җырлый белүе бик кирәк. Ансыз «Зәңгәр шәл»не, «Галиябану»ны уйнамаган булыр идек. Шуңа күрә үкенерлек түгел. Җырчы булып киткән булсам, бәлки җырчылар арасында югалып та калган булыр идем.
– Сезнең парлап уйнаган Булат белән Мәйсәрә рольләрегез Камал театры тарихында шулай ук үз урынын алып тора. Булат роле синең холкыңа да туры килә. Сагынасыңмы?
– Булат белән Мәйсәрәне 23 ел уйнадык. Кызганыч, безне бераз иртәрәк алдылар. Сагынам, чөнки миңа ул спектакль бик кадерле. Беренчедән, Марсель абый куйды. Икенчедән, самими мөнәсәбәтләргә корылган образлар иде. Сәхнәдә мәхәббәт уйнау бик авыр. Аны бөтен артист та уйный алмый. Ул хисне ясалма бирәсеңме, сүз генә сөйлисеңме, тамашачы тоя. Илсөя белән без – бер-беребезгә гашыйк булган парлар һәм бу мөнәсәбәт, җылылык сәхнәдә дә чагыла иде. Тамашачы да кабул итте. Булат белән Мәйсәрәне иң көчле уйнаучылар Флера Хәмитова белән Наил Әюпов дип сөйлиләр, үзем күрмәдем. Минем өчен Наил абый эталон булып тора. Һәр буынның үз Булаты һәм Мәйсәрәсе.

– Сез Илсөя белән бүген дә парлап уйныйсыз. Соңгы премьераларда – «Җәүдәт белән Зөбәрҗәт»тә дә, «Әлдермештән Әлмәндәр»дә дә. Илсөя өлкән буын рольләренә бик матур итеп, зур осталык белән күчте. Ул тамашачыны үзенә тарта. Үзара иҗади тандем ничек барлыкка килә?
– Тормышта якын кешеләр булуыбыз сәхнәдә дә чагыла. Илсөя – бик талантлы артист. Ул камилләште, ышанычлы. Төпле рольләрне, классик образларны да уйный торган актриса. Әлбәттә без өйдә дә киңәшәбез. Бер кәсептә булу да файдага, бер-беребезне тулыландырабыз.
– Импровизацияләр еш буламы?
– Еш була. Мин импровизацияне яратам. «Гөргөри кияүләре»н генә искә алсак та, ул – тоташ импровизация. Бөтен кеше дә моның белән мактана алмый. Аны синең партнерың тоярга тиеш.
– Бу урында шәхси сораусыз булмас. Без тормыш иптәшен барыбер ниндидер үзебезнең эчке таләпләр буенча сайлыйбыз. Сиңа гаилә кору өчен нинди хатын-кыз кирәк иде?
– Безнең танышу да бик кызык, китаптагыча булды. «Өч аршын җир» спектакле белән Ленинградка гастрольләргә Мәскәү аша киттек. Ике сәгать вакытыбыз бар иде. Әмир Камалиев: «Әйдә безнең студентлар янына барып килик әле», – диде һәм без Щепкин училищесына бардык. Урамнан башына сөлге урап салган бер кыз килә. Шул чакта минем төймәм төште. «Инә белән җеп булса, шуны гына тагып бирегез әле», – дидем. Менә шул төймә тагу безне мәңгелеккә бәйләде. Аннары тагын 5–6 тапкыр күрештек һәм җәй көне гөрләтеп туй ясадык. Мин Илсөягә үлеп гашыйк булдым. Ул көчле, чын мәхәббәт иде. Әлбәттә, идеал гаиләләр китапта гына була. Чын мәхәббәт гомер буена җитә, ул үзгәрә, хөрмәт, ярдәмләшү, иптәш булу, ышанычлы булуны берләштерә. Гашыйк булу белән мәхәббәт – төрле хисләр. Аларны бутамаска кирәк. Мин Илсөяне төшемдә дә күрдем, бу серемне дә ачыйм инде. 6–7 яшемдәге төшемдә Бауман урамында озын толымлы бер кызны күрдем. Илсөя белән танышкач, ул нәкъ шул төштәге кыз иде. Бу уйдырма түгел. Тормышта без аңлата алмый торган шундый нәрсәләр бар. Ходай тарафыннан безнең язмышның сценарие язылган инде. Белмибез генә.
– Көз көне бик матур бәйрәмең – 60 яшь тула. Шактый сынаулар аша уздың. Тормыш сине үзгәрттеме?
– Тормыш – бер төрле генә түгел ул. Теләсәң, теләмәсәң дә, андагы вакыйгалар сине үзгәртә. Кеше дә бер төрле генә була алмый. Абынасың, торып яңадан китәсең. 60 яшь – саллы сан. Сәламәтлек какшаган чаклар да була. Андый вакытлар тормышны кадерләп яшәргә, якыннарыңны кадерләргә, мәхәббәтне кызганмаска, җылы сүзгә саран булмаска өйрәтә. Мин элек кызурак кеше идем. Хәзер инде тормыш тәҗрибәсе дә төрле өлкәләрдә төрле кешеләр белән аралашуда акыл бирә. Хаталарын таный белсә, сабак алса, кеше үзгәрә. Яхшы якка үзгәрү кирәк. Аллаһы Тәгаләдән куркырга, Ул кушканча яшәргә кирәк.

– Тормыш сиңа бүген зур бүләк – татарның күренекле шәхесе Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерү бәхетен дә әзерләгән. Моны чынлап та шулай дип кабул итәргә кирәк. Ниндирәк хисләр белән төшердең?
– Бу – минем кинорежиссер буларак төшергән алтынчы фильмым. Кино –безнең мәдәниятне дөньякүләм танытырга ярдәм итүче юнәлеш. «Зөләйха» фильмын гына да биш миллион кеше караган. Миннән Япониядән килеп тә интервью алдылар. Милли тарих бар халыкка да кызык. Ләкин моның белән мавыгырга ярамый. Безгә фильмнарда үзебезнең татарга хас булган проблемаларны чыгарырга кирәк. Тик балавыз сыгып түгел, өмет уята торган темаларны күрсәтик. Шиһабетдин Мәрҗани турындагы фильмның монтажы бетте. Казанда премьерасы көзгә булачак. Мәрҗанинең даһилеге нәрсәдән гыйбарәт? Мин бу сорауны иң беренче үземә куйдым. Тәрҗемә ителгән фәнни эшләрен укып чыккач, шуңа инандым: ул – бик сирәк туа торган даһи шәхес. Ул – татарны дөньяга таныткан акыл иясе. Мәрҗани – фәнни хезмәтләре бүген дә актуаль булуы белән даһи. Бу – нәфис фильм. Монда аның Бохарада һәм Сәмәркандта укыган чоры гына. Тамашачыга карарга кызыклы булсын өчен төрле вакыйгаларны кертергә тырыштык. Мәрҗанинең чын тормышы Казанга кайткач башлана, низаглар да, бәхәсләр дә. Ул бөтен дөньяны үзенә каршы куя, җиңеп тә чыга. Мин бу фильмның дәвамын төшерергә телим. Ләкин бу – әле хыял гына.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез