26-28 июнь көннәрендә үткән көрәш буенча дөнья чемпионатында, 80 килограмм үлчәү авырлыгында көч сынашып, Аяз алтын медаль ала. Бу - аның Дөнья чемпионы дигән мәртәбәле исемне икенче тапкыр яулавы инде.
Данлыклы көрәшчеләр нәселеннән булган Аяз (әтисе легендар көрәшче Айдар Хәйретдинов икәнен әйтү дә җитәдер), уңышларының очраклы булмавын раслап килә. Унҗиде яшьлек егет быел унберенче сыйныфны тәмамлады. Көрәштә зур уңышларга ирешү өчен нык шөгыльләнергә туры килсә дә, егет укуына да зыян китерми. Урта мәктәпне ул алтын медальгә тәмамлый. Шулай итеп, берничә көн эчендә ике алтын медаль яулый.

ЕГЭда да сынатмый Аяз: профильле математикадан имтиханны - 90, физиканы 96 баллга тапшыра. Сәләт һәм тырышлык, якыннарының һәрчак аңлап, ярдәм итүе аңа шулай зур уңышлар яуларга ярдәм итә дә инде. Тренеры- әтисенең бертуган энесе Ринатның, якыннарының гына түгел, барлык якташларының да ихлас соклануына лаек булган искиткеч тыйнак егеткә алга таба да уңышлар юлдаш булсын!

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез