Алар ярышып кына калмады, тәҗрибә уртаклашты һәм киләчәк турында сөйләште. Иң көчлеләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева котлады.
Чемпионатка нәтиҗә 1 июль – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнендә йомгак ясадылар. Рөстәм Миңнеханов моның аерым мәгънәгә ия булуын белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда СВО ветераннарын реабилитацияләү, яңадан укыту һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. «Алга таба да фронттан кайткан һәркем тормышка җайлашсын һәм һөнәри яктан үссен, безнең кайгыртуны һәм ярдәмне тойсын өчен, кирәкле шартларны тудырачакбыз. Чемпионатта алган тәҗрибәгез алдагы уңышларның ныклы нигезе булсын, – диде Татарстан Рәисе. – Катлаулы сынауларны уздыгыз һәм югары дәрәҗәдәге профессионализм, җиңүгә омтылыш, тыныч тормышта үз урыныгызны табарга әзер булуыгызны күрсәттегез. Үсеп килүче буын өчен көч һәм илһам чыганагы булуыгызны исбатладыгыз. Без сезнең белән горурланабыз».
Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, сәләтләрен һәм осталыкларын тыныч тормышта да куллансыннар өчен, Хөкүмәт СВО ветераннарына алга таба да ярдәм итәчәк. «Президент әйткәнчә, сез – Россиянең чын элитасы. Сез үз мөмкинлекләрегезне тормышка ашыра алсын өчен, без барысын да эшләргә тиеш», – диде ул.
Россия оборона министры урынбасары – «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева әйтүенчә, «Абилимпикс»та катнашучылар киртәләр, чикләр булмавын раслый. «Ә рух, ихтыяр көче һәм тыныч тормышта җиңүләр яулап, алга бару теләген күрсәтә. Фонд һәрвакыт таяныч булачак», – диде ул.
Шулай ук «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе Рөстәм Миңнехановка «Принципларга тугрылык өчен» күкрәк тамгасын тапшырды.
«Абилимпикс» чемпионаты 26 июньдә башланды. Анда илнең 86 төбәгеннән 600 дән артык ир-егет 21 төп компетенция буенча көч сынашты. Араларында Татарстаннан да 126 егет бар иде. Алар 15 юнәлештә җиңүчеләр исемлегенә керде. Ә Артур Шабакаев чемпионатның абсолют җиңүчесе булып танылды. Чемпионатны йомгаклау вакытында Рөстәм Миңнеханов һәм Анна Цивилева «Геройлар заманы» федераль программасында катнашучылар белән очрашты. Әлеге программада катнашучылар Татарстанда стажировка уза, дәүләт һәм муниципаль идарәнең республика системасын, территориаль үсешнең уңышлы тәҗрибәсен өйрәнә.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, «Геройлар заманы» – Россия Президенты ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган әһәмиятле проект. «Сез, әлеге программада катнашып, бүген дәүләт идарәсе системасында кирәкле уникаль тәҗрибәгә һәм үзенчәлекле сыйфатларга ия, – диде ул. – Без, сезнең компетенцияне ныгыту өчен, булган тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер». Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, СВОда катнашучыларга ярдәм итү, аларны лаеклы эшкә урнаштыру буенча Татарстанда зур комплекслы эш алып барыла. Республикада «Батырлар. Герои Татарстана» программасы гамәлгә ашырыла. Махсус хәрби операция ветераннары арасыннан 46 кеше 8 айлык әзерлек узган һәм аларның яртысы яңа урыннарга билгеләнгән.
Анна Цивилева сүзләренә караганда, «Ватанны саклаучылар» фонды СВО ветераннарына ярдәм итү буенча системалы эш алып бара. Ил Президенты тәкъдиме буенча төзелгән фонд хәрби хезмәттән китеп, үз урынын тыныч тормышта эзләүчеләргә булыша. «Алар өчен бик күп мөмкинлекләр, төрле ташламалар каралган. Ветераннарга ярдәм чараларының барысы да эшли һәм камилләшә», – диде ул. Очрашуда программада катнашучылар да үз тәкъдимнәрен җиткерде.
РӘСЕМ АСТЫ
Билгеле булганча, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан филиалы күптән түгел яңа урынга күченде. Хәзер ул Бутлеров урамындагы тарихи бинада урнашкан. Бирегә күченгәч, филиалның мәйданы 4 тапкыр диярлек арткан. Монда социаль координаторлар өчен 20 эш урыны булдырылган. Фондта Матди түләүләр үзәге, Социаль фонд һәм МФЦ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Республика прокуроры, хезмәт һәм социаль яклау министры, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм башка белгечләрнең кабул итү бүлмәсе бар. Аерым блок протезлар сайлау һәм алуда ярдәм кирәк булганнарга багышланган. Алар өчен диагностика һәм адаптация чаралары үткәреләчәк. Биредә атна саен мөселман һәм православие руханилары вәкилләре белән очрашулар уза.
Рөстәм Миңнеханов һәм Анна Цивилева СВО ветераннарына махсус җайлаштырылган дүрт «Москвич-3» автомобиле тапшырдылар.
Алар – болай да җиңүче! «Абилимпикс» чемпионатында Татарстаннан 24 егет җиңүчеләр исемлегенә керде.
Сабадан Илдус Рәфыйков «Беренче ярдәм күрсәтү инструкторы» компентенциясендә беренчелекне алды.
– Әлеге чемпионатта бик теләп катнаштым. Сайлаган юнәлешем бик ошады. Ярышлар вакытында гел игътибар белән башкаларны күзәттем. Аларның ялгышында тәҗрибә тупладым, дөрес эшләгәннәрен үземә алдым, – ди 5 бала әтисе. – Көндәшләрем көчле иде. Берәр призлы урын булыр, әмма беренчелеккә үк чыгармын димәгән идем. Исемемне ишеткәч, аякларым калтырады. Минем өчен бүләге дә мөһим түгел. СВОда вакытта ике тапкыр «теге дөнья»дан кайткан кеше буларак, мин бакыйлыкка берни алып китеп булмасын, матди байлыкларның берни түгеллеген аңладым.
Илдусның якташы Рифат «Пешекче» компентенциясендә көч сынашкан. Икенче урын яулаган. Моңа кадәр ашарга пешерергә осталыгы булмаса да, чемпионатта үзен нәкъ менә шушы юнәлеш буенча сынап карарга булган.
– Максатым бераз гына булса да ризык әзерләргә өйрәнү иде. Катнашуым бушка китмәде, итле ризыклар әзерләргә өйрәндем. Әлегә мин өйләнмәгән, тәмле ризыклар белән сыйлаучы кешем юк, – ди Рифат Рәшитов. – СВОга өлешчә мобилизация башлангач киткән идем. 2023 елда каты яраландым. Ике ел дәвамында тернәкләнергә туры килде. Өйгә 2025 елда гына кайта алдым.
Рифат – зур сынаулар кичергән кеше. Әмма ул бу хакта бик сөйләми. Коронавирустан башта әтисе, аннан әнисе вафат була. Сеңлесен аякка бастыру да – аның өстендә.
– Чакырдылар – киттек. Кемдер илне сакларга тиеш бит инде! Мин бармасам, башкалар бармаса, нәрсә булыр? Бүгенге көнем кадерле. Имгәнсәм дә, аякларымда йөрүемә сөенәм. Әле безнең матур итеп яшиселәр алда булсын, – ди ул.
«Техник-протезист» компентенциясендә дә җиңү безнең егеттә. Лаеш районында яшәүче Айнур Яһудин чемпионатка 3 атна әзерләнә.
– Аягымда протез. Шуны ясаган оешма вәкилләре мине дә өйрәтте. Нәрсә кигәнемне, аны ничек җайлап куеп булганын беләм хәзер. Кем белә, бәлки киләчәктә бу юнәлештә дә үземне сынап карармын. Тик әлегә үз эшем бик ошый. СВОга киткәнче эшләгән оешмамда хезмәт куям, – ди ул. – Чемпионат кысасында бик күп дуслар таптым, бергә хезмәт иткән егетләрне очраттым. Безнең сөйләшер сүзләребез күп. Мондый чаралардан бөтенләй башка кәеф белән кайтасың. Дәүләттән булган игътибарны да тоясың. Ялгыз түгеллегебезне тагын бер кат аңладык.
Казан егете Артем Конев «Электромонтаж» компентенциясендә көч сынашкан.
– Һөнәрем буенча мин техник-электрик. Электромонтаж юнәлешен сайлап, үземне башка өлкәдә сынап карыйсым килде, – ди ул. – СВОга 2022 елның көзендә киттем. Ике ел ярым хезмәт иткәннән соң каты яраландым. Күзләремә зыян килде. Бер күзем бөтенләй күрми. СВОдан кайткач, дәүләт ярдәме белән үз эшемне ачып җибәрдем. Моның өчен 350 мең сум акча бирделәр. Хәзер электр хезмәтләре күрсәтәбез.
«БПЛА сүтеп җыю»да Татарстан егете Артур Шабакаевка тиңнәр юк. Ул, катнашучылар арасында иң югары баллар җыеп, абсолют җиңүче исеменә дә лаек булды.
– Ярышларда катнашкач, җиңәсе килә инде. Күңелем белән көтсәм дә, җиңүемә ышанып та бетә алмыйм әле, – ди ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез