Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Руслан Фәтхелисламов хәбәр иткән.
«Быел Россия Федерациясе Хөкүмәте газ өчен бәяне 1 октябрьдән үзгәртү турында карар кабул итте. Бу карар индексация нәтиҗәләре артык тәэсир итмәсен өчен кабул ителгән. Без монда әллә ни проблема күрмибез. Бәя үзгәреше параметрларын аңлыйбыз. Тарифлар буенча дәүләт комитетында яңа бәяләрне инде якладык. 1 октябрьдә бу үзгәрешләргә без әзер. Бәлки, киләсе елга тарифлар элеккечә 1 июльдән каралыр», – диде Руслан Фәтхелисламов.
Ул тариф газга күпләп бәядән, халыкны газ белән тәэмин итү мәшәкатьләре – квитанция әзерләү һәм башкалар, транспортировка чыгымнарына бәйле билгеләнүен әйтте.
Руслан Фәтхелисламов 2022 елдан халык белән элемтә буенча зур цифрлы платформа гамәлдә булуын, мобиль кушымта кертелгәнен искәртте.
«Бүген 660 меңнән артык абонент мобиль кушымтадан файдалана. Бу – табигый газ кулланучыларның 40 проценттан артык өлеше», – дип ул Татарстан халкының яңа мөмкинлекләрдән канәгать булуын билгеләп узды. Болар – газ кулланышын исәпләү җиһазы белешмәләрен тапшыруда уңайлылык, комиссиясез түләү, газ бәясе турында вакытында хәбәрдар булу, электрон квитанцияләр һәм башка мөмкинлекләр. «Бүген 550 мең абонент электрон квитанцияләрдән уңышлы файдалана. Кәгазьдән китәргә кирәк», – диде Руслан Фәтхелисламов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез