Кияүнең дә, кызының да калада үз фатирлары бар анысы, әле еллык яллары, шуңа аның бер өлешен ике як әти-әниләр янында торып, аларга бераз булышып, аннан соң юллама белән диңгез буенда ял итәргә китәрбез, дип килешкәннәр иде.
Менә инде ничә көн, кызым белән киявем кайта, дип әзерләнә Халисә. Юкса Маратның аларга беренче кайтуы түгел, егет вакытта бер тапкыр танышырга дип, аннан кода-кодагыйлар белән кыз сорарга кайттылар. Әмма монысы бөтенләй башкача кайту шул инде.
– Әни, ник үзеңә әллә нинди мәшәкатьләр эзләп табасың, без сиңа чит кешеләр түгел бит, әллә ниләр уйлап чыгарма инде, – дип, кызы сөйләшкән саен әйтеп торса да, өен, мунча, веранда, баз өсләрен әллә ничә кат тәртипләп чыкты, ишегалды, капка төбе, бакчалар... барысы да ялт итте. Бер генә нәрсә дә аркылы-торкылы ятып, кияүнең гайрәтен чигерә, күңелен төшерә күрмәсен, кайткан саен кайтасы килеп торырлык булсын дип, ире Илфар белән атна буе тырыштылар. Шуңа да балаларын тыныч күңел белән, сөенеп каршы алдылар.
– Синең бүлмәңне дә өр-яңадан киендердем, пәрдәләреңне, урын-җирләрне дә өр-яңага алыштырдым, – дип, Алинәнең үзенә генә «отчет» бирде әни кеше. Алинә дә бүлмәсенә керүгә: «Бигрәк тырышкансың, рәхмәт, әни, бик матур булган», – диде.
Кич җитеп, барысы йокларга җыенгач, Алинә бүлмәсеннән чыкты да: «Әни, яңа юрганнар алып кайттым, дигән идең, анда берәү генә бит, икенчесе кая икән?» – дип сорады. Башта сорауны аңлап җиткермәде Халисә. Аннары:
– Ничек инде ике юрган алыйм ди, кызым, гомер булмаганны. Дөрес аңламагансыңдыр, ике кешелек бер юрган әзерләдем, – диде.
– Хәзер бер кеше дә уртак юрган белән йокламый. Һәр кешенең – үз юрганы, – диде Алинә. – Минем юрганны ташламагансыңдыр бит, ярар, миңа шунысы булыр...
– Тукта әле, кызым, нинди мөгез чыгарасың... Шул арада кияү белән ачуланышып та өлгердегезмени?
– Юк инде, әни, ачуланмадык. Хәзер бөтен кеше шулай йоклый.
– Абыйларың алай кыланмады. Аларга да беренче тапкыр кайтканда нәкъ сезнеке кебек ике кешелек өр-яңа бер юрган әзерләдем, юрган сорап йөргән кеше булмады...
– Сиңа әйтмәгәч тә, абый да үз юрганын эзләп алды бит... – диде, көлеп, Алинә. – Һәр чорның үз гадәте инде, әни. Моннан трагедия ясыйсы юк.
– Безнең заманда ачуланышкан ир белән хатын гына ике юрган белән йоклый иде. Анда да әле әниләр: «Башыгыз аерым булса да, аякларыгыз бергә булсын», – диләр иде.
– Төне буе юрган тартышып, миңа-сиңа дип бүлешеп ятканчы, үз юрганыңа төренәсең дә җаның тыныч... – Алинә бирешергә җыенмый иде.
– Башта икегез бер юрган астында йоклап карагыз әле, аермасын аннары белерсез, – диде Халисә. – Менә шуңа күрә дә «ә» дигәнче аерыла инде хәзер яшьләр. Һәркемнең – үз юрганы, үз машинасы, үз фатиры... Ярар, фатирын телгә кертмим инде, анысы бик тырышлык белән генә алына, киләчәктә балаларга әзер оя була. Ир белән хатын бер-берсеннән бөтенләй бәйле түгел бит хәзер. Бергә кайчан була инде алар? Һәркем үз машинасында үз эше, үз гозере-йомышы белән йөри, кайткач та аерым юрган ябынып йокла... Чит кешеләргә әйләнүең дә бик тиз... Аллаһ сакласын.
Әни белән кызның сөйләшүе бүленде. Урамнан ирләр керде. Тыныч йокы теләп, һәркем үз бүлмәсенә атлады. Мин сөйләгәннәр әз генә булса да колагына кердеме икән бу баланың, дип уйланды Халисә. Икенче бүлмәдә исә Алинә исә сүзсез генә таныш шкафны ачты, таныш юрганын күреп, үз алдына көлемсерәп куйды. «Әллә нәрсәләр уйлап чыгара бу өлкәннәр», – дип, кулына алды...
Гөльяр
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез