Газетага язылу

Гөлсинә Гомәрова: «Алар миңа икенче кат гомер бүләк итте»

Кинәт кенә гөрләп барган тормыш туктый да кала. Гаиләнең бар җылысын саклаучы, калганнарга нурын өләшүче әниләре авырып киткәч, әйтерсең йортта кояш сүнә. Арча районының Яңа Иябаш авылында гомер итүче 55 яшьлек Гөлсинә Гомәрованы язмыш моннан 5 ел элек сыный. Бәла ялгызы гына да йөрми – ул терелеп өенә кайта, ә бер айдан ире Габделнурга инфаркт була.

Гөлсинә Гомәрова: «Алар миңа икенче кат гомер бүләк итте»
Фото: шәхси архивтан

Гөлсинәгә табиблар бик озак төгәл диагноз куя алмый. Бармаган җире, күренмәгән табибы калмый аның. Райондагылар Казанга җибәрә. Анда да тиз генә эшнең нидә икәнен аңламыйлар. Начар анализларына карап кына чирне табучы булмый.

– Бик озак эзләделәр. Инде мин, беттем, бу чир мине аяктан егар, дигән идем. Кайчагында башыма төрле уйлар да килде. Гомерем шулай кыска булыр микәнни, дип тә борчылдым. Әле бит ике баламның игелеген, аларның тулы бәхетенә сөенеп яшисе көннәрне күрәсем килгән иде, – дип сөйли Гөлсинә. –Шөкер, авыруымны эзләп таптылар. Бер бөерем бөтенләй эштән чыккан булган. Эчендә таш, үлекләп беткән. Табиблар, аны алып ташларга кирәк, диделәр. Нык курыктым. Бер бөер белән яшәп булыр дип уйлап та карамаган идем.

Гөлсинәнең өзгәләнүен күргән ире дә нык борчыла. Озак вакыт хастаханә юлын таптаган хатынының терелүен бик өметләнеп көтә Габделнуры.

– РКБ табибларына рәхмәт. Алар миңа икенче кат гомер бүләк итте. Инде бар да артта калды, чирем җиңә торган булды, дип сөенеп өемә кайтып киттем. 2021 елның сентябрь ае иде ул. Өйгә кайтып бер ай да үтмәде, ирем вафат булды. Йөрәге чыдамады, диделәр. Ул көннәрне ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Бик бәргәләндем инде. Ни өчен соң бу миңа, дип еладым. Юкса без икәү бергә минем авыруны җиңгән идек бит, – дип искә ала Гөлсинә. –   Әле ярый балаларым булды. Икесенең дә үз тормышы, инде 4 онык сөям. Аларның терәк булуы аркасында мин әтиләрен югалтуны күтәрә алдым. Ә тормыш дәвам итә. Елап ятып булмый. Болын кадәр өйдә берүзең яшәп калу да куркыныч кебек тоелса да, әкренләп барысына ияләшәсең икән. Хатын-кыз авырлыкка түзә, сынауларны җиңә ул. Мин дә тырыштым, бирешмәдем. Тик күңелдән берни китмәде. Иремне югалту ачысы әле дә кимеми, яңара гына кебек. Күпме әйтелмәгән сүзләр калды... Их, матур итеп бергә каяртаясы да иде бит! Әнә шуңа да парлыларга бәхет кенә телим. Тормышның һәр мизгеленең кадерен белеп яшәгез, бер-берегезгә матур сүзләрне кызганмагыз.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре