Газетага язылу

Тиз һәм җиңел акча кызыксындыра: яшүсмерләр арасында наркотиклы тозакка эләгүчеләр кимеми

Наркотикны беренче тапкыр татып карар алдыннан бер кеше дә наркоман булырмын дип уйламый, билгеле. Әмма чынбарлык бөтенләй башка төрле.

Бер башлаган кеше такыр юлдан чыга алмаска да мөмкин. Бу куркынычның үсмерләр тормышына үтеп керүе борчый хокук саклаучыларны. Наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы халыкара көрәш көне уңаеннан узган матбугат очрашуында җинаятькә илткән юлларны урап узарга өйрәттеләр. Үзең дә белеп тор, балаларыңа да сөйлә.

– Наркотик – тиз арада бәйлелек барлыкка китерә торган агу. Аның йогынтысында барлык әгъзалар эшчәнлеге бозыла. Кеше сәламәтлеген дә, үзен дә югалта. Йомшаклык күрсәтеп, беренче тапкырында ук баш тартырга көч тапмасаң, моны төзәтү өчен бик күп вакыт, белгечләр һәм куәт кирәк, – ди Республика клиник наркология диспансеры баш табибы урынбасары Резеда Хаева.

Барып җитү тиз булса да, кайтыр юллар урау. Ни кызганыч, капкынга олылар гына түгел, үсмерләр дә эләгә. Психикасы тотрыксыз бу катлау үзләрен зур кеше дип хис итәргә, үзен сынап карарга тели, яңа тойгылар эзли. Кайберләренең башкалардан ким буласы килми. Сәбәпләре нинди булса да, нәтиҗәдә бер үк упкынга төшеп харап булалар. Тәмамланган уку елының беренче яртыеллыгында республика мәктәпләрендә укучы алты меңгә якын бала тикшерелгән, 3 баланың наркотик куллануы ачыкланган.

Елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча, республикада наркоманиянең таралуы 2,6 процентка кимегән. Бүгенгә 10 меңнән артык кеше исәптә тора. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе бүлеге башлыгы Әнвәр Кәримов сүзләренчә, Татарстанда наркотикларга каршы 10 мең төрле чара уздырыла. Бу кадәр тырышлыктан уңай үзгәрешләр сизелә, әлбәттә.

– 2021 елдан бирле республикада наркотикларга бәйле вазгыять нейтраль статуска ия. Бу елның беренче кварталы буенча исәпләгәндә, наркотиклардан агуланучылар саны 25 процентка кимегән. Республика хокук саклау органнары тарафыннан меңнән артык җинаять ачыкланган. Шуларның 73 проценты наркотикларны сатуга бәйле. Нигездә шуларга каршы көрәш алып барыла да инде. Законсыз әйләнештән 110 килограммнан артык наркотик алынган, тарату белән шөгыльләнгән 11 каналга чик куелган, – дип хисап тотты Әнвәр Кәримов.

Гыйнвар аенда гына Казанда яшәүче бер кешедән 10 килограммнан артык синтетик наркотик алынган. Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре дә нәтиҗәле эшчәнлек алып бара: күптән түгел генә Мари Элдан 1 килога якын синтетик наркотик алып баручы 2 кеше тотылган. Тыелган матдәләр җитештерә торган «идән асты» лабораторияләре дә ачыклана. Узган ел барлыгы шундый 5 лаборатория табылган, берсе быел Алабугада фаш ителгән.

– Шунысы аяныч: наркотикларның законсыз әйләнешенә үсмерләр дә кереп китә. Быел 5 айда 22 үсмер тоткарланды. Шуларның 15 е «закладчик», ягъни наркотикларны яшерен урыннарга куючы буларак җәлеп ителгән. Май аенда Казанда ике кыз 160 грамм наркотик белән кулга алынды. Тагын бер күңелсез күренеш: мондый җинаять юлына кереп китүче үсмерләрнең яше кими. Быел гына да 3 үсмерне тоткарладык. Сәбәбен ачыклаганда бер үк сүзләр ишетәбез: тиз һәм җиңел килә торган акчага кызыгалар, бала булгач, җинаять эше ачылмаячак, дип уйлыйлар, – ди Әнвәр Кәримов.

Узган ел гына төрле игъланнар куеп, үсмерләрне җәлеп иткән 11,5 мең сайт балаларны саклау ниятеннән бикләнгән. Быел исә 3000 нән артык шундый ресурс ачыкланган инде. Үсмерләрне җәлеп итү схемалары гел үзгәреп тора, шул сәбәпле хокук саклау органнарына да профилактика өчен стандарт булмаган юллар эзләргә туры килә.

– Наркотиклар белән мавыккан кешене яңадан гадәти тормышка кайтару җиңел түгел. Шуңа күрә юлдан тайпылуны булдырмау чараларына күбрәк игътибар бирергә кирәк. Без бу юнәлеш өчен җаваплы барлык органнарның ничек эшләгәнен тикшерәбез, – ди Татарстан Прокуратурасының Балигъ булмаганнарның хокукларын саклауны күзәтү бүлеге башлыгы Александр Цеханович. – Гаилә дә читтә калырга тиеш түгел. Бары тик иң якын кешеләре генә баладагы үзгәрешләрне вакытында күреп алырга, игътибар итәргә сәләтле. Балалар мәктәп эскәмиясеннән гаепләнүче эскәмиясенә күчмәсен иде.

Нәзек җирдән өзелә бит ул. Җәен балалар аеруча төрле җинаятьләргә җәлеп ителүгә бирешә. Төрле сайтларда эш эзлиләр, кулга акча кертәселәре, ирекле буласылары килә. Башлаганда куркыныч бер әйбер дә юк кебек тоелса да, тора-бара үсмер үзен нинди эшкә әзерләүләрен барыбер аңлый башлый. Яшерен «күчтәнәчләр» калдыруга барып җитсә, шуны аңлагач туктап калмаса, өстенә барыбер җәзасы төшәчәк. Ул үзенең кем белән аралашканын да белми, кулга алынгач, аны бу юлга бастырган кешене табу да мөмкин түгел. Бөтен җаваплылык үз җилкәсенә төшә һәм рәшәткә артына озата. Үз хаталарыңда өйрәнгәнче, башкаларның ачы тәҗрибәсенә таянып, җинаять юлын урап узарга башлары җитсен иде инде.

Игътибар!

Үсмер балаларыгыз белән Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы әзерләгән «За пределом» документаль фильмын карагыз. Җиңел кергән акчага кызыгып, наркотиклар таратуга җәлеп ителгән үсмерләрне кулга алу тарихы, үкенечләре турында ул.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре