Лаеш районы Орел авылы тирәсендә Идел елгасы култыгында көймәдән егылып төшкән ир-атны 2 көн буе эзләгәннәр. Бу хакта “Татар-информ” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Водолазлар биредә 12 мең квадрат метр мәйданда су төбен тикшергәннәр.
Һәлак булган 62 яшьлек ир-атның мәетен яр буеннан 50 метр ераклыкта, 3 метр тирәнлектә табып алганнар. Ул коткару жилеты кимәгән булган. Дулкын бичараны көймәдән бәреп төшергән, ә яр буена йөзеп килергә көче җитмәгән, күрәсең.
Ведомство хезмәткәрләре басым ясап әйткәнчә, коткару жилетыннан башка гына суда исән-имин калу мөмкинлеге күпкә кими.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез