Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышы 20 сентябрьдә иртәнге сәгать унда башлана. Мондый карар бүген алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы Президиумы утырышында кабул ителде. Моннан тыш, утырышта җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау нәтиҗәләре турында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы тыңланды, шулай ук оештыру мәсьәләләре каралды, дип хәбәр итә парламентның матбугат хезмәте.
Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш Президиум әгъзаларына, шулай ук 2024 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә узган сайлау кампаниясендә катнашкан республика сайлаучыларына, сәяси партияләргә һәм кандидатларга рәхмәт белдерде.
«Республикада сайлау кампаниясе оешкан төстә узды, тавыш бирү өчен барлык шартлар да тудырылган иде, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – Татарстан – сайлауга килү күрсәткечләре буенча ил төбәкләре арасында лидерларның берсе, сайлауларда 2,1 млн. татарстанлы катнашты, ягъни сайлаучыларның гомуми саныннан 71,6%. Бу – төрле дәрәҗәдәге хакимият органнарының һәм тармакларының уртак эше. Тавыш бирү нәтиҗәләренә йогынты ясаган җитди хокук бозулар теркәлмәгән».
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, алда Дәүләт Советының яңа составын формалаштыру, шулай ук сайлаучылар наказларын үтәү буенча зур җаваплы эшләр тора. «Халык безгә ышана, алар безне хуплап тавыш бирде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – Безгә барлык алынган наказларны үтәү белән җитди шөгыльләнергә кирәк булачак. Халык тарафыннан дәүләт хакимияте алдына куелган бурычларны бергәләп хәл итү өчен Хөкүмәткә тәкъдим ителәчәк яңа программалар барлыкка килү дә ихтимал».
Фәрит Мөхәммәтшин сайлау кампаниясендә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдереп, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка һәм Президиум әгъзасы Рөстәм Мөхәммәдиевка Дәүләт Советының «Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесен тапшырды.
Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау нәтиҗәләре турында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. Бердәм тавыш бирү көнендә республика территориясендә 2760 сайлау участогы эшләгән. Тавыш бирү барышын 16 меңнән артык күзәтүче күзәткән, сайлау участоклары видеоконтроль һәм видеофиксация системалары белән тәэмин ителгән. 32 меңнән артык татарстанлы «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдаланган. 78 меңнән артык сайлаучы (2,6%) өйдә тавыш биргән. Тавыш бирү йомгаклары буенча депутат мандатлары партия исемлекләре буенча ике партия арасында бүленгән – «Бердәм Россия» (44 мандат) һәм КПРФ (6 мандат). Бер мандатлы округларда 42 мандатны «Бердәм Россия» партиясе алган, икешәр мандатны ЛДПР һәм «Яңа кешеләр», берсен – «Гадел Россия» алган, тагын ике кеше үз-үзен тәкъдим итү тәртибендә сайланган.
Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина тәкъдиме буенча Президиум җиденче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы датасын, шулай ук депутатлар каравына кертелә торган мәсьәләләрне карады. «Парламентның беренче утырышы оештыру характерында була һәм Дәүләт Советы Рәисен, аның урынбасарларын, Дәүләт Советы Секретарен, Дәүләт Советы Президиумын сайлауга багышлана. Дәүләт Советы комитетлары төзеләчәк, аларның составлары һәм рәисләре билгеләнәчәк», – диде ул.
Лилия Маврина хәбәр иткәнчә, беренче утырышка шулай ук Дәүләт Советының көзге сессиясенең эшче органнарын сайлау, Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү, депутат этикасы, шулай ук керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турындагы депутатлар бирә торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп торучы парламент комиссияләрен оештыру, Россия Федерациясе сенаторына – Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан вәкилгә вәкаләтләр бирү турында мәсьәләләр кертелә.
Дәүләт Советының беренче утырышын телевидение һәм радио аша турыдан - туры трансляцияләүне оештыру турында карар кабул ителде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез