Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советның беренче утырышы башланды

Казанда яңа сайланган җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советның беренче утырышы башланды. Аны депутат Марат Галиев алып бара. “Депутатлар арасында мин иң өлкәне, шуңа күрә әлеге җаваплылык миңа йөкләнде”, – диде Марат Галиев. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Көн тәртибендә оештыру мәсьәләләренә бәйле 17 мәсьәлә каралачак. Шул исәптән, депутатлар Татарстан Дәүләт Советы Рәисен, аның урынбасарларын секретарьны, президидум әгъзаларын сайлап куячак. Комитетлар оештырылачак, аларның рәисләре билгеләнәчәк.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайлау кампаниясе нәтиҗәләре турында хисап тотачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре