Казанда җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының сигезенче утырышы башланды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
Депутатлар фикер алышачак беренче тема республика парламентының утыз еллыгына багышлана. Доклад белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак.
«Татарстан парламенты бу көннәрдә истәлекле дата билгеләп үтә. Утыз ел элек, 1995 елның 30 мартында, I чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы булды», – диде Фәрит Мөхәммәтшин утырышны башлап җибәргәндә.
Утырышның көн тәртибенә барлыгы 20 мәсьәлә кертелгән. Республиканың барлык тугыз закон проекты да беренче укылышта карауга әзер. Алар оешмалар мөлкәтенә салым, архив эше, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы, административ хокук бозулар, гражданнар мөрәҗәгатьләре, яшьләр сәясәте, мәдәни мирас объектлары, вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы законнарга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.
Утырышта депутатлар шулай ук ТР Конституция Советының, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең, ТР Иҗтимагый палатасының докладларын һәм республика Фәннәр академиясенең хисабын тыңлаячак.
Юбилей уңаеннан бүген парламент бинасында архив документлар һәм фотоматериаллар күргәзмәсе дә ачылды. Аны утырышка кадәр Рөстәм Миңнеханов һәм Фәрит Мөхәммәтшин карады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез