Россия Президенты киңәшчесе, Президентның транспорт өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Игорь Левитин Казанда узган БРИКС саммитын югары бәяләде. Бу хакта ул “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” халыкара форумы кысасында транспорт логистикасы мәсьәләләренә багышланган сессиядә әйтте.
“БРИКС саммиты идеаль дәрәҗәдә узды. Казан чираттагы тапкыр теләсә нинди форматтагы чараларны үзендә кабул итә алуын раслап күрсәтте. Саммитка кадәр ярты ел алдан аэропортта перрон да төзелмәгән иде әле. Курку хисе белән уйлап йөрдем: өлгерерләрме, әллә юкмы. Өлгердегез, барысын да тиешле дәрәҗәдә эшләдегез һәм күпсанлы дәүләт башлыкларын кабул иттегез”, – диде ул.
Игорь Левитин әйтүенчә, саммит йомгаклары буенча БРИКС илләренең Эшлекле советында транспорт һәм логистика буенча аерым эшче төркем төзү турында карар кабул ителгән. “Дөрес тә, чөнки бу – аерым мәсьәлә”, – диде Президент киңәшчесе.
Аның сүзләренә караганда, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тәкъдиме белән, киләсе елда тәүге тапкыр зур транспорт-логистика компанияләре форумы да узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез