Газетага язылу

Ике бала һәм өлкән яшьтәге кеше БПЛА һөҗүменнән зыян күргән

Бесланда бәреп төшерелгән БПЛА ватыклары биш катлы торак йортның түбәсенә төшкән. Бинадан ашыгыч рәвештә 70 кешене эвакуацияләгәннәр, өч зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар. Бу хакта Төньяк Осетия башлыгы Сергей Меняйло үзенең "телеграм-каналында" хәбәр итте.

Зыян күрүчеләр арасында ике бала һәм бер өлкән кеше. Алар барысы да медицина ярдәме алган. Пилотсыз очкыч ватыклары бинаның түбәсенә һәм тәрәзәләренә зыян китергән, ләкин янгын чыкмаган.

Һәлакәт урынында ашыгыч хезмәтләр эшли. Меняйло хәбәр иткәнчә, оператив штаб тәүлек буе эшләү режимына күчкән. Ул халыкны тынычлыкны сакларга һәм рәсми мәгълүмат чыганакларына гына ышанырга чакырды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре