Кыртапа авылында гомер итүче Ленар Сәмитов изге эш башкарган. Авылларында зиратка илтә торган юлга күпер салу эшен башлап йөргән ул. Бу хакта авылдашлары хәбәр итте. Үзе исә, бергәләп эшләмәсәк, берни башкарып булмас иде, ди.
Ленар әфәнде хатыны Зөлфия ханым белән шушы авылда гомер итә. Гаилә башлыгы гомере буе тракторда эшләгән. Хәзер инде лаеклы ялда. Ике бала үстерәләр. Бар дөньялары түгәрәк чакта язмыш сыный аларны. Бирешмиләр, ничек тә сынмаска тырышып яшиләр. Әмма иң яманы алда көткән була: 2022 елның сентябрендә махсус хәрби операциягә киткән уллары шул ук елның декабрендә һәлак була.
– Без улыбызны 2023 елның февралендә җирләдек. Өзгәләнмәгән кая инде... Бала хәсрәтеннән дә авыры юк бит ул. Хатыныма тагын да читен, – ди Ленар әфәнде.
Изге эшкә тотынуга да бер сәбәп шул була. Зиратка илтә торган юллары күпер аша уза икән аларның.
– Моңа кадәр зират белән ике араны тоташтырган юлга трактор арбасының төбен күпер итеп куйган идек. Күз алдына китерегез: аңа ни тотынып булмый, ныклыгы да шуның хәтле генә. Ә бит зиратка күбрәк өлкәннәр йөри. 2024 елның язында ташу алып ташлады. Ә йөрергә кирәк, – ди Ленар абый. – Шуннан соң, авылдашлар белән киңәшеп, акча җыярга булдык. Муллабыз Каһир Галиуллин бу фикерне шундук хуплады. Бик күп кеше ярдәм итте. 56 хуҗалыклы авылда 1 миллион сум акча җыйдык. Май аенда тотынган эшне сентябрьгә төгәлләдек тә.
Баштарак кайбер кешеләр Ленар Сәмитовның күпер салып чыгасына ышанмый да.
– Баштарак эшлим дип торган егетләр дә соңыннан булышмаска мең сәбәп тапты. Ник шулай килеп чыккандыр инде. Юкса авыл, халык өчен дип тырышу иде. Шөкер, миңа ышанганнар да булды. 6–7 кеше ахыргача бергә идек. Әле бит ул күперне салдың да киттең түгел. Башта елга буен чистарттык, аннары теге арба төпләрен эзләп таптык. Авыл янында 1996 елда әтием салган иске күпер бар иде. Шуның торбаларын сүтеп алдык. Плитәләр кирәк булгач, иске ферма бинасының да кирәге чыкты. Бөтенесен сатып ала башласак, әле безгә тагын 1 миллион сум акча кирәк булыр иде.
Ленар Сәмитов күпер салганда түрәләр ишеген дә шакый. Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов аның бу эшен шундук хуплап ала.
– Гомере буе җирдә эшләгән гади авыл кешесенә җитәкченең мондый җылы карашы күңелемне күтәрде. Андый шәфкатьле кеше тагын бар әле ул. Район юл участогы җитәкчесе Ислам Вәлиев кулдан килгәнчә булышты. Хәзерге күперебез 3 метр киңлектә, 12 метр озынлыкта, 2,5 метр биеклектә. Озак еллар туган авылым халкына хезмәт итәр, дип өметләнәм, – ди Ленар абый.
Кыртапа авылындагы зиратны яз саен су баса икән. 1997 елда өскерәк якта яңа зират та ачкан булалар. Анысына ташу вакытында да су керми икән. Әмма авыл халкының теләге бер, бөтенесе дә иске зиратны сайлый. Ленар әфәнде инде хәзер су басмаслык итәргә дип йөри.
– Безнең яннан Үләмә елгасы ага бит. Ярларыннан ташыган саен, зират су астында кала. Зират буена сусаклагыч җиһазлар куярга иде, – ди ул. – Клубыбыз бар. Анда бәйрәмнәр үткәреп торалар. Кибетебез бикләнде инде. Кирәк-яракка Апаска барабыз. Балалар исә укырга 12 чакрым ераклыктагы Казиле авылына бара. Шулай булса да, авылны яшәтәсе килә. Читтән кайтучылар өчен дә, авылга кунакка килүчеләр өчен дә бар җирдә тәртип булсын, дибез. Бергәләшеп тотынганда гына таулар күчереп була. Авылдашларыма рәхмәт. Кирәк дисәләр, тагын әллә ниләр эшләргә риза. Авылда балалар тавышы тынмасын, йортларда утлар сүнмәсен генә!
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез