Газетага язылу

Ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр акчалата түләү алачаклар

Россиядә ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә ел саен акча түләнә башлаячак. Мондый законга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды. Түләүне РФ гражданнары гына ала алачк.

Түләүне кереме җан башына яшәү минимумының 1,5 тапкырдан артмаган гаиләләр алырга мөмкин.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең шулай ук алиментлар буенча бурычлары булырга тиеш түгел.

Түләү күләме гариза биргәнче бер ел эчендә исәпләнгән НДФЛ суммасы белән шул ук керемнән 6% ставка белән саналган сумма арасындагы аермадан чыгып исәпләнелә. Димәк, гаиләгә түләнгән НДФЛның 13% ының 7% ын кайтарачаклар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре