Ике кулсыз калган Илназ Дәүләтов протезлы булган!

Илназ “Ватаным Татарстан” газетасында басылган язмасыннан соң ярдәм иткән бөтен Татарстан халкына рәхмәтен юллый.

Хәтерләсәгез, 2021 елның җәендә Башкортстанның Туймазы районындагы Балтай авылында яшәүче 10 яшьлек баланы 10 000 вольтлы ток суккан иде. Шушы көннәрдә Илназга яңа протезлар алганнар. Әнисе Зөлфия ханым да, Илназ үзе дә ярдәм иткән һәр кешегә рәхмшәтен җиткерә.
– Илназым 12 көн реанимациядә булды. Минем хәлләремне белсәгез иде. Беренче көннәрдә үкереп-үкереп еладым. Шашар дәрәҗәгә җиткән идем. Өйдә үзем генә. Бер мәлне әллә ни булды миңа. Тормыш икегә бүленеп, мин яңасына атладым. «Елап утырып, балаңа ничек ярдәм итмәкче буласың? Тынычланмыйча, ничек улың терелсен?!» – дидем үземә. Дөньям яктырып китте. Мин көчле булырга сүз бирдем, – дип искә ала Зөлфия.

Көчле рухлы, батыр егет турында язма монда: https://vatantat.ru/2023/09/122804/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре