Подольск шәһәрендә янгында 2 сабыйның гомере өзелгәннән соң әниләрен тоткарлаганнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.
Фаҗига күп катлы йорттагы фатирда булган. Ана үзенең гаебен танып күрсәтмә биргән.
7 декабрьдә 2 һәм 4 яшьлек ике малай өйдә үзләре генә булган чакта, янгын чыккан. Әниләре җылыткыч кушылган килеш ике баланы өйдә калдырып чыгып киткән булган. Янгын урынына килгән коткаручылар сабыйларны шкаф эчендә табалар. Алар уттан куркып, шунда кереп качкан дип фаразлана.
Янгынның электр чыбыкларында кыска ялганыш аркасында килеп чыккан булуы ихтимал. Балаларның яну продуктларыннан агуланып үлгәнлеге ачыкланган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез