Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң тиңе булмаган һөҗүм: ни көтәсе?

Бу юллар язылыр алдыннан, Израильнең «14 нче канал» дип аталган телеканалы Иранга Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң тиңе булмаган һөҗүм көтелүен әйтте. Дональд Трамп та Иранга моңарчы күрелмәгән бомбага тоту вәгъдә итә. Чынлап та, Пентагон Якын Көнчыгышка өстәмә эскадрильялар китерә, башында CVN 75 Harry S. Truman очкыч йөртү корабы торган һөҗүм итү төркеменең төбәктә булу вакытын озайта, тагын бер шундый төркем юлда.

Боларны Вашингтонның басым ясау ысулы гына дип тә карарга мөмкин, әлбәттә. Ләкин вазгыять бик катлаулы. Нефть төбәген, акчалы һәм бик бай ресурслы илләрне канга батыру нияте ярылып ята. Әмма соңгы вакытлардагы төбәк конфликты «матди байлык» төшенчәсеннән күпкә узып киткән нәрсәләр тирәсендә әйләнә. Әйтик, Фәләстыйнда оештырган суеш нәтиҗәсендә Израиль бик күп байлык югалтты. Гыйбриләрнең психикасы шул дәрәҗәдә какшады: дәүләт контролеры Матаньяху Энгельман психиатрга эләгү өчен ярты ел чират көтәргә кирәклеген әйтә. Ул 3 миллионнан артык израильленең психикасы гадәттән тыш какшавын сөйли. Берничә ел элек кенә Израиль Генштабын җитәкләгән Бени Ганц: «Израиль гражданнар сугышыннан бер адым гына ераклыкта», – ди.

Шуңа карамастан, Нетаньяху кабинеты Газзәдә кан коюдан туктамый, Ливанны һәм Сүрияне бомбага тота. Иран белән конфликтны зур сугыш дәрәҗәсенә җиткерергә омтыла. Трамп хакимлеккә килгәч, вазгыять аеруча катлауланды. АКШтан башка гыйбриләр бик узына алмас иде. Әмма раввин Яаков Ашер Синклер АКШта Президент сайлау турында: «Кем җиңүе мөһим түгел, алар – курчаклар гына. Без, гыйбриләр, дөнья белән идарә итәбез», – ди һәм Харрисның да, Трампның да сайлау ихтыяры юклыгын белдерә, ягъни сиончылар кушканны үтәячәкләр. Димәк, Трамп бүген дөньяның астын өскә әйләндерә икән, бу – сиончылар таләбе. Бу урында газета хәбәрчесе искәртә: барлык гыйбриләр дә сиончылар яклы түгел, Израиль сәясәтенә каршы чыккан раввиннар да, атеист гыйбриләр дә җитәрлек. Ханна Арендт исемле гыйбри тарихчысы «Эйхман Иерусалимда» исемле хезмәтендә: «Гыйбри лидерларының үз халкын юк итүдәге роле – гыйбриләр өчен, һичшиксез, бу караңгы тарихның (холокостны әйтә. – Авт.) иң караңгы бүлеге», – дип яза, холокостны сиончы лидерлар Гитлер белән бергә оештырды дип аңлата. Нацистлардан Америкага качып, исән калган кеше сүзләре бу.

Автор бу хакта язарга җыенмый әле. Ни өчен Нетаньяху кабинеты максатчан рәвештә төбәктәге канлы конфликтны зур масштабта җәелдерергә тырыша? Бернинди югалтуларга карамастан, үз халкын һәм бөтен дөнья халыкларын дәһшәтле киләчәккә таба өстери? Юк, бу юлларны язучы аз гына да арттырмый: сиончылар доктринасы аз да түгел, күп тә түгел, глобаль түнтәрелеш ясап, дөньякүләм хакимлеккә килүне күз алдында тота. Автор тагын бер тапкыр искәртә: барлык раввиннар да андый түгел, сиончыларга каршы актив көрәш алып баручы гыйбри руханилары да байтак. «Мин йөз процентка ышанам: Израиль дәүләте юкка чыгачак. Бу – изге вәгъдә. Без шул көнне көтәбез, шуны сорап, дога кылабыз», – дип әйтүче раввиннар бар.

Сүз башы бит – табут әл-Аһд. Ул нәрсәне аңлата һәм бу язмага ник килеп керде? Гыйбарәне татарчага тәрҗемә итү катлаулы, якынча «килешү сандыгы» дип бирә алыр идек. Русчасы «ковчег завета». Израиль Моссады һәм АКШның Үзәк разведка идарәсе табут әл-Аһдны бик күптәннән эзлиләр инде. Һәм… соңгы көннәрдә интернет киңлектә: «Үзәк разведка идарәсе табут әл-Аһдны тапты» дигән мәгълүмат таралды. Фейк түгел, яңалык разведканың рәсми сайтында эленеп торды. Бу юлларны язар алдыннан, автор Үзәк разведка идарәсе сайтын тагын бер тапкыр ачып карады, әмма документ юк инде. Кичә генә бар иде.

Әйдәгез, Коръәннән «Бәкарә» сүрәсенең 248 нче аятен ачабыз һәм укыйбыз. Анда сүз Муса галәйһиссәламгә бирелгән сандык турында сүз бара. Сөләйман пәйгамбәр үлгәннән соң, яһүдләр мәҗүсилеккә баталар, бозык тормыш белән яши башлыйлар һәм, Аллаһның җәзасы булрак, эзәрлекләнүгә дучар ителәләр. Табут әл-Аһд югала. Аллаһ гыйбриләрне төзәтеп, туры юлга кайтару өчен, Шәмгун пәйгамбәрне җибәрә. Чит кавемнең җәбер-золымыннан гарык булган яһүдләр пәйгамбәрдән үзләренә җиңүгә алып барачак патша билгеләвен үтенәләр. Шәмгун Талут исемле фәкыйрьне Аллаһ әмере белән патша дип игълан итә. Яһүдләр һәрвакыттагыча Аллаһ әмеренә каршы киләләләр. Затлы нәселдән булган бай патша сорыйлар. Талутның Аллаһтан билгеләнгән патша булуына дәлил итеп, пәйгамбәр могҗиза күрсәтә: фәрештәләр бар халык күз алдында табут әл-Аһдны китереп бирә. Югарыдагы аятьтә һәм аның янәшәсендәге тагын берничә аятьтә шул тарих тасвирлана да инде. Аятьтәге «сәкинә» сүзенә игътибар итегез: ул җан тынычлыгы дигәнне аңлата, ягъни сандык белән яһүдләргә җиңү һәм тынычлык киләчәк. Талут патша җитәкчелегендә яһүдләрнең исламга тугры бик аз санлы катлавы дошманны җиңүгә ирешә. Шул сугышта яшь Давыд пәйгамбәр батырлык күрсәтә, табут әл-Аһд һәм патшалык шуның кулына күчә.

Бу – бик зур тарих, безнең максат аны сөйләп чыгу түгел. Скептиклар ирония белән карый ала, билгеле. Әмма сиончылар һәм АКШ разведкасы инде күп еллардан бирле табут әл-Аһдны эзли. Разведка сайтындагы документның күчермәсен алып калдым мин. Анда тарихи ул реликвиянең яшерелгән урыны мәгълүм, ләкин ниндидер мифик затлар сандык янына беркемне дә китерми, диелгән. Табут әл-Аһд турында бик күп документаль һәм нәфис фильмнар төшерелгән. Сиончыларның бүгенге доктринасы «дөньяны канга батырсак, Мошиах патша чыга һәм гыйбриләр дөньякүләм хакимлеккә ирешә» дигән ышануга нигезләнгән. Сүз Дәҗҗал турында бара. Табут әл-Аһдны кулга төшерү шул патшаның килүен гарантияләр дип ышаналар. Риваятьләрдә Дәҗҗалның Ирандагы Исфаханнан чыгачагы әйтелә. Төбәктәге киренкелек үсүенең бер төп сәбәбе менә шул инде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре