“Хәзер икенчел торак бәяләре төшә”, – дигән ул.
Аның әйтүенчә, төп ставка кимегән саен, бәя төшү дәвам итәчәк. Инфляцияне ел дәвамында 5-6 процент дәрәҗәсендә тотуга ирешелсә, торак хакы 10 процентка кадәр кимергә мөмкин, дип басым ясап әйткән Степашин.
Исегезгә төшерәбез: Үзәк Банк җомга – 24 апрельдә төп ставканы 15 проценттан 14,5 процентка калдырды. Белгечләр җәй дәвамында аның тагын да төшүен көтә.
Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Петр Щербаченко фаразы буенча, ел азагына төп ставка 11,5-12% чикләрендә тирбәләчәк, ә киләсе елның беренче кварталында 10 процентка калырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез