Газетага язылу

Икенчел торакка ташламалы гаилә ипотекасы бирү тәкъдиме белән чыктылар

Россия Иҗтимагый палатасы сәркатибе урынбасары Владислав Гриб икенчел торак сатып алуга ташламалы гаилә ипотекасын илнең барлык төбәкләренә дә таратырга һәм шәһәрнең зурлыгына карамастан, күп балалы гаиләләргә аннан файдаланырга рөхсәт бирергә кирәк дип белдерде.

Аның сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, мондый чара гаиләләргә ана капиталын һәм чикләнгән финанс ресурсларын нәтиҗәлерәк файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.

Ташламалы гаилә ипотекасы программасы 2018 елдан гамәлдә һәм 2030 елга кадәр озайтылды. Бүгенге көндә ипотеканы 6 процент белән яңа төзелгән йортта фатир, җир кишәрлеге булган йорт сатып алганда яки үз йортыңны төзегәндә рәсмиләштерергә мөмкин.

2025 елдан күп фатирлы йортлар аз төзелгән төбәкләр өчен (бер үк вакытта икедән дә артык түгел) икенчел базарда да торак сатып алу мөмкинлеге барлыкка килде.

Ташламалы ипотека:

  • алты яшькә кадәрге баласы булган гаиләләргә;
  • инвалидлыгы расланган теләсә кайсы яшьтәге бала булган гаиләләргә;
  • халык саны 50 меңгә кадәр булган кече шәһәрләрдә яшәүче ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган күп балалы гаиләләргә бирелә.
  • Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре