Бу хакта «Татар-информ»га Финанс аналитиклары һәм риск-менеджерлар гильдиясенең күзәтчелек советы әгъзасы, икътисад фәннәре кандидаты Александр Разуваев хәбәр иткән.
«Якын арада бернинди кимү дә булмаячак. Бюджет дефициты һәм төп ставканың кимүе рубль курсының көчсезләнүенә китерәчәк. Быел доллар 90-100 сум торыр дип көтәргә була», - дип сөйләде Разуваев.
Ул Икътисади үсеш министрлыгы фаразлары буенча, долларның еллык уртача курсы 2026 елда 92,2 сум һәм 2027 елда 95,8 сум торачак, дип өстәде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез