РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин Үзәк банк Директорлар советының иртәгә узачак утырышыннан соң төп ставканы 21 процент дәрәҗәсендә саклаячак, дип саный. Белгеч регулятор карары кертемнәр буенча ставкаларга ничек йогынты ясаячагын фаразлады. Бу хакта "Татар-информ" яза.
«Төп ставканы саклап калу очрагында, кредитлар һәм кыска вакытлы кертемнәр буенча ставкалар, мөгаен, әһәмиятле үзгәрешләр кичермәячәк. Алты айдан артык вакытка салынган кертемнәр буенча ставкалар 0,5–2 процентка кимергә мөмкин«, – дип хәбәр итте Балынин «Татар-информ»га.
Депозитлар буенча ставкаларның кимү тенденциясе булуга карамастан, икътисадчы акчаларны банк кертемнәрендә сакларга киңәш итә. Бу финанс инструменты акчаны инфляциядән ике тапкыр яклый, дип белдерде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез