Икътисади статьялар буенча “утыручылар” төзелешкә җәлеп ителергә мөмкин

Россиядәге төзелешләргә җиңелрәк икътисади статьялар буенча хөкем ителгәннәр һәм Төньяк Корея эшчеләре җәлеп ителергә мөмкин. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин белдергән, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

Ил Хөкүмәтендә төрмәләрдә утыручыларны төзелештәге эшләргә тарту мөмкинлеге карала, дигән вице-премьер. Аның әйтүенчә, Россиядә “утыручыларның” 20-30 процентын һәм Төньяк Кореядән 20-50 мең эшчене төзелешләргә җәлеп итәргә мөмкин.

“Илдә мондый эшләрне башкара алырдай 180 мең кеше төрмәдә утыра. 180 мең эшче кул – шактый зур көч. Шуның 20-30 процентын гына җәлеп итсәк тә начар булмаячак”, – дигән Хөснуллин.

Аның әйтүенчә, төрмәчеләрнең төзәтү эшләренә барасы килми, чөнки бу очракта алар шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителү мөмкинлеген югалта. “Безнең тәкъдим белән Юстиция министрлыгына законга төзәтмә кертелде. Хәзер закон буенча төзәтү эшләрендә булучылар да, үзләрен тәртипле тотса, шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителү мөмкинлегенә ия булачак. Минемчә, бу чара җиңелрәк икътисади статьялар буенча хөкем ителгәннәрнең бер өлешенә төзелештә эшләү мөмкинлеге тудырачак”, – дигән Хөснуллин.

Вице-премьер фикеренчә, тоткыннарны эшче куллар җитмәгән төзелешләргә: Көнчыгыш полигонына, БАМ, Транссибка, шулай ук юллар төзелешенә җәлеп итәргә мөмкин.

Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, Ерак Көнчыгыштагы төзелешкә Төньяк Корея эшчеләрен чакыру мөмкинлеге карала. Аларның хезмәт җитештерүчәнлеге Россия эшчеләренекеннән ике тапкыр зуррак (хезмәт хакы – шул бер үк төрле), дигән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре