Газетага язылу

Икмәк пешерүчеләр нинди ярдәм тиеш?

Татарстанның икмәк җитештерүчеләр союзы идарәсе рәисе Илдар Никифоров. сүзләренчә, республикада 500ләп тирәсе икмәк пешерү предприятиесе (зур икмәк пешерү заводларыннан алып кечкенә пекарняларга кадәр) бар.

Аларда 6 меңләп кеше эшли, республикада җитештерелә торган гомуми азык-төлек продукциясенең 10 проценттан артыгы икмәк пешерү тармагына туры килә. Оешмаларда көн саен 1 мең тонна икмәк-булко ризыклары пешерәләр, 80 тонна тирәсе – кондитер ашамлыклары һәм 10 тонна чамасы – макарон.

Эре һәм уртача зурлыктагы икмәк пешерү заводлары 70 процент халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерә. – Татарстан – илдәге ипи пешерү буенча көндәшлеккә сәләтле иң көчле төбәкләрнең берсе. Технологик процессны камилләштермичә, җиһазларны яңартмыйча һәм ассортиментны киңәйтмичә торып, Татарстан икмәгенең киләчәге юк икәнлеге аңлашылды. Шуңа күрә һәр предприятие өчен стратегик үсеш программалары эшләнеп, соңгы өч елда Казан заводларына гына да 500 миллион сумнан артык инвестиция кертелде. Моннан тыш,

Татарстан беренчеләрдән булып икмәк пешерүчеләргә ярдәм чараларын кабул итте. Аларга проектларны тормышка ашыру, икмәк җитештерү һәм җиһазларны яңарту өчен субсидияләр каралган. Шулай ук предприятиеләр табыш салымы буенча ташламаларга өмет итә алалар. Быел республикада бу тармакка 300 миллион сум дәүләт ярдәме бүленде, – диде Илдар Никифоров.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре