Ел башына Россиядә айлык пенсиянең уртача күләме 23 175 тәшкил иткән. Бу хакта “РИА Новости” Социаль фонд мәгълүматларына таянып яза.
Ведомство хисабыннан күренгәнчә, фонд системасында 41 миллионнан артыграк пенсионер исәпләнелә. Шуның 33 миллионнан күбрәге – картлык буенча иминият пенсиясе, 2 миллионнан күбрәге – инвалидлык буенча, 1,4 миллион чамасы – туендыручысын югалту буенча пенсия алып килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез