Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешүе уңаеннан фикере белән уртаклашты:
– Башка республикалардан аермалы буларак, Татарстанның үз программалары бар. Аларның саны 40 ка якын. Барысы да бик мөһим. Татарстан Рәисе командасының һәм без – депутатларның бурычы – шушы программаларны алга таба да саклап калырга, федераль программаларга да катнаштырып хәл итәргә. Аерым-аерым әһәмияткә ия программаларыбыз да бар. Рәисебез соңгы вакытта коммуналь тармактагы программаны үз контроленә алды. Бу су, җылылык мәсьәләләренә бәйле. Биш ел эчендә алар уңай хәл ителер дигән ышанычта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез